Зәй офыклары

60 миллион сум урлаган инкассатор һәм аның ярдәмчесе эзләнә (фотолар)

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тумышы белән Ростов өлкәсе Сальск шәһәреннән бүген Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек Илья Кострубинны эзли. Оператив мәгълүматлар буенча ул инкассатор Игорь Богаченконың ярдәмчесе булган дип фаразлана. Ә Игорь Богаченко 23 гыйнвар көнне табель коралыннан хезмәттәшенең аягына атып, 60 миллион сум белән инкассатор машинасын куып...

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тумышы белән Ростов өлкәсе Сальск шәһәреннән бүген Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек Илья Кострубинны эзли. Оператив мәгълүматлар буенча ул инкассатор Игорь Богаченконың ярдәмчесе булган дип фаразлана. Ә Игорь Богаченко 23 гыйнвар көнне табель коралыннан хезмәттәшенең аягына атып, 60 миллион сум белән инкассатор машинасын куып алып китүдә гаепләнә. Полиция хезмәткәрләре инкассатор машинасын һәм анда калдырылган 4 миллион сум акчаны табып алган. Әлеге җинаять буенча эше кузгатылды, аны ачуны эчке эшләр министры Артем Хохорин шәхси контроленә алды. "Сбербанк" акча урлап качучыларның кайда булуын әйтүчеләргә бүләккә бер миллион сум акча вәгъдә итә. Богаченко белән Кострубинда корал бар, шунлыктан алардан сак булу сорала. Ә хәбәрләрне 02, 052 , 8(843) 291-40-39, 291-40-42 телефоннары аша җиткерергә мөмкин.

Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: