Зәй офыклары

Алкогольне - интернет аша

Интернет челтәре мәгълүматларына мониторинг ясаганда Зәй прокуратурасы хезмәткәрләре алкоголь продукциясен дистанцион юл белән сату, аны алып кайту турында хәбәр иткән сайтка тап була. Федераль закон нигезендә исерткеч эчемлекләрне дистанцион юл белән һәм кичке сәгать 10нан соң сату катгый тыела. Бу сайт спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә, куллануга, аны яше җитмәгән гражданнарның...

Интернет челтәре мәгълүматларына мониторинг ясаганда Зәй прокуратурасы хезмәткәрләре алкоголь продукциясен дистанцион юл белән сату, аны алып кайту турында хәбәр иткән сайтка тап була. Федераль закон нигезендә исерткеч эчемлекләрне дистанцион юл белән һәм кичке сәгать 10нан соң сату катгый тыела.

Бу сайт спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә, куллануга, аны яше җитмәгән гражданнарның да сатып алу куркынычына китерә һәм закон бозу булып санала. Бу уңайдан прокуратура шәһәр судына мөрәҗәгать белән чыкты, ә суд мөрәҗәгатьне законлы дип тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: