Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше

Ана капиталы акчасыннан шәхси балалар бакчасы өчен түләргә була

Россия Президенты Владимир Путин ана капиталын файдалану мөмкинлеген киңәйтү турындагы законга кул куйды.

Законда кабул ителгән үзгәрешләр шәхси оешмаларда мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге бирә.
"Закон мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыруга юнәлтелгән.

Ата-аналар ана капиталы акчаларын шәхси эшкуарлар ачкан балалар бакчаларына түләүгә, аларның белем бирү эшчәнлегенә лицензияләре булган очракта куллана алачак”, - ди шәһәр прокуроры Ринат Кәримов.

Әлеге закон агымдагы елның 15 августыннан үз көченә керәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев