Зәй офыклары

Авариядә гаепләнүче кулга алынды

Кичә 8 сентябрьдә, Зәй шәһәр суды исерек килеш руль артына утырып юл һәлакәте китереп чыгарган һәм хатын-кыз үлеменә сәбәпче булган ир-атны кулга алу турында карар чыгарды. Инде хәбәр иткәнчә, 2 сентябрьдә 23 сәгать 20 минутта Зәй - Сарман юлында кеше үлеме белән бәйле юл һәлакәте булган иде. Анда "Лада Гранта"...

Кичә 8 сентябрьдә, Зәй шәһәр суды исерек килеш руль артына утырып юл һәлакәте китереп чыгарган һәм хатын-кыз үлеменә сәбәпче булган ир-атны кулга алу турында карар чыгарды. Инде хәбәр иткәнчә, 2 сентябрьдә 23 сәгать 20 минутта Зәй - Сарман юлында кеше үлеме белән бәйле юл һәлакәте булган иде. Анда "Лада Гранта" автомобилен йөртүче машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, исерек хәлдә, тизлек режимын бозып, каршы як полосага чыгып хәрәкәт итә һәм каршыга килүче "ВАЗ-2114" автомобиле белән бәрелешә. Соңгы машина рулендәге яшь хатын-кыз фаҗига урынында ук һәлак була, аның ире, яшь баласы кала.

Авариядә гаепләнүче ир-ат сәгатенә 115 км. тизлектә барган, ә каршыга килүче хатын-кызның тизлеге сәгатенә 60 км. була. 1979 елгы әлеге ир-ат элек тә юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, ә 2015 елның апрелендә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: