Зәй офыклары

Автобусың төзек булсын

Бу көннәрдә Зәй прокуратурасы автотранспортта кешеләр йөртүне оештыруда закон таләпләре үтәлешен тикшереп, анализлады. "Зәй" балалар-яшүсмерләр мәктәбе балансында "ПАЗ-32054" автобусы тора. Ул балаларны ярышларга йөртү өчен файдаланыла. Тикшерү барышында берничә утыргычта куркынычсызлык каешының төзексезлеге, рейс алдыннан автобуска техник карау, аны йөртүчегә медицина күзәтүе үткәрелмәве ачыкланды. Шулай ук механик тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләре,...

Бу көннәрдә Зәй прокуратурасы автотранспортта кешеләр йөртүне оештыруда закон таләпләре үтәлешен тикшереп, анализлады.

"Зәй" балалар-яшүсмерләр мәктәбе балансында "ПАЗ-32054" автобусы тора. Ул балаларны ярышларга йөртү өчен файдаланыла. Тикшерү барышында берничә утыргычта куркынычсызлык каешының төзексезлеге, рейс алдыннан автобуска техник карау, аны йөртүчегә медицина күзәтүе үткәрелмәве ачыкланды. Шулай ук механик тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләре, кагыйдә бозу буенча мәгълүматлар ЮХИДИ мәгълүматлары белән чагыштырылмый. Тикшерү вакытында да машина йөртүче белән эш бирүче арасында булырга тиешле документлар, медицина тикшерүе кабинеты, медицина җиһазларын саклау урыны юк иде, шул сәбәпле рейстан соң машина йөртүчене тикшерү дә үткәрелми.

Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча директорга кимчелекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирде.

Шундый ук кимчелекләр, закон таләпләре үтәлмәү "Зәй крекеры", "Зәй ит комбинаты" ҖЧШләрендә дә күзәтелде, аларга да тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Анар Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: