Зәй офыклары

Җайга салып хәл итү зарур

Күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү - ул вакытта РФ Президенты Дмитрий Медведев инициативасы. 2011 елның июнендә «Торак төзелешен үстерүдә булышлык күрсәтү турында» Федераль Законга һәм РФ Җир кодексына тиешле үзгәрешләр кертелде. 2011 елның ноябрендә бу уңайдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Законга кул...

Күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү - ул вакытта РФ Президенты Дмитрий Медведев инициативасы. 2011 елның июнендә «Торак төзелешен үстерүдә булышлык күрсәтү турында» Федераль Законга һәм РФ Җир кодексына тиешле үзгәрешләр кертелде. 2011 елның ноябрендә бу уңайдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Законга кул куйды. Законны гамәлгә ашыру йөзеннән безнең районда нинди эшләр башкарылуы турында белешеп, без җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиевка мөрәҗәгать иттек.

- Рәис Раифович, бушлай җир участогына кемнәр дәгъва итә ала, андыйлар саны безнең шәһәр-районда ничәү?

- Бушлай участокка 18 яшькәчә 3 яки аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гражданнар дәгъва кыла ала. Үз балалары белән бертигез дәрәҗәдә үги кыз, үги ул, тәрбиягә һәм опекага алынган балалар да программада катнаша, ягъни алар гаилә әгъзасы булып санала. Район Советы карары белән күп балалы гаиләдә тиешле җир участогының мәйданы шәһәрдә - 11,5, авылларда 15 сутый итеп билгеләнде. Республика матди ярдәм үзәгенең 20нче Зәй филиалы мәгълүматлары буенча, бездә 399 күп балалы гаилә исәпләнә. Шуларның 200дән артыгы шәһәрдә яши, калганнары - авылларда.

- Узган ел күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү эше башланды. Участоклар кайсы урыннардан билгеләнде? Тиешле органнар тарафыннан нинди чаралар күрелде?

- Шәһәрдә шәхси торак йорт төзү өчен Воздвиженка, Иске Зәй, Мирный бистәләреннән урыннар тәкъдим ителде. Ә авылларда участок мәсьәләсе авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә хәл ителә. Шунысын да искәртик, җир участоклары йорт төзү өчен генә дип бирелми. Гаилә шулай ук үз теләге буенча дача төзү, ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык белән шөгыльләнү өчен дә җир ала ала.

Әлеге законны гамәлгә ашыру уңаеннан районда төзелгән комиссия 2012 елда 18 утырыш үткәрде. Аларда тиешле документлар кабул ителеп, җир кишәрлегенә дәгъва итүчеләрнең гаризалары тикшерелде һәм 325 гаилә исемлеккә кертелде. 21 гаилә, өч мәртәбә урын тәкъдим итеп тә риза булмагач, исемлектән төшереп калдырылды. Әмма алар кабат чиратка басарга хокуклы. Бүгенге көндә 331 гариза кабул ителде. Шуларның 248е - торак төзү, 82се - шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, 1се бакчачылык белән шөгыльләнү өчен җир кишәрлеге бирүне сорап язылган.

- Күп балалы гаиләләр саны арта баруын исәпкә алып, чиратка басу тәртибен, нинди документлар кирәклеген дә әйтеп үтик әле...

- Гаризаны кулдан язарга да мөмкин, электрон формада да җибәрергә була. Документларга килгәндә, түбәндәгеләр булу шарт:

- гариза бирүченең паспорты;

- законлы никахта булганда, ирнең яки хатынның паспорты;

- балаларның туу турында таныклыклары;

- баланы уллыкка яки кызлыкка алу турында суд карары;

- опекун яки попечитель итеп билгеләү турында опека һәм попечительлек органы акты;

- опека һәм попечительлекне гамәлгә ашыру турында килешү.

Чиратка кую - гариза биргән көннән. Гариза бирүчегә, чираты җиткәч, тәкъдим ителүче җир кишәрлекләре исемлеге күрсәтелә. Гражданин үзенә тиешлесен сайлап алгач, бу турыда акт төзелеп, кул куела һәм башкарма комитет җир бирү турында карар чыгара. Күп балалы гаилә бер районнан җир кишәрлеге алган икән, икенче районга күчеп киткән очракта, аңа кабат җир участогы бирелми. Йомгаклап шуны әйтәсе килә, җир бирүне уңышлы гына башкарып чыгу өчен, бу законны гамәлгә ашыруда катнашы булган барлык хезмәтләрнең эшне бергәләп, көйле итеп алып баруы зарур.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: