Закон һәм кеше

Аз керемле гаилә дип танылу өчен...

Гражданнарны аз керемле дип тану һәм муниципаль торак фондыннан социаль найм килешүе буенча аларны тораклы итү максатыннан Россия Федерациясе Торак кодексының 49нчы маддәсе, Татарстан Республикасы 31нче Законы һәм муниципаль район Уставына нигезләнеп, районда керем һәм мөлкәт бәясенең чик күләмен раслау турында башкарма комитет җитәкчесе карары чыкты. Керемнең һәр гаилә әгъзасына...

Гражданнарны аз керемле дип тану һәм муниципаль торак фондыннан социаль найм килешүе буенча аларны тораклы итү максатыннан Россия Федерациясе Торак кодексының 49нчы маддәсе, Татарстан Республикасы 31нче Законы һәм муниципаль район Уставына нигезләнеп, районда керем һәм мөлкәт бәясенең чик күләмен раслау турында башкарма комитет җитәкчесе карары чыкты.

Керемнең һәр гаилә әгъзасына яки ялгызы гына яшәүче гражданинга туры килгән чик күләме: ялгызы гына яшәүче кешегә - 6367, ике кешедән торган гаилә өчен - 4051, өч һәм аннан күбрәк әгъзалы гаиләгә 3473 сум итеп билгеләнә.

Ә мөлкәт бәясенең чик күләме ялгызы яшәүче кеше өчен - 985050, ике кешедән торган гаилә өчен - 1253700, өч кешедән торган гаилә өчен - 1611900, дүрт кешелек гаилә өчен 2149200, биш кешелек гаилә өчен - 2686500, алты кешелек гаилә өчен - 3223800, җиде кешелек гаилә өчен 3761100 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Аз керемле гаилә дип танылу өчен...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше