Зәй офыклары

Бала һәлакәткә тарымасын!

Балалар катнашында төрле хәвеф-хәтәр турында ишетү күңелне аеруча яралый. Быел республикада балалар катнашында юл һәлакәтләре, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 13 процентка арткан. Шул исәптән безнең районда да аварияләрдә балаларның зыян күрүе арту күзәтелә. Бүгенге көнгә бездә балалар катнашында 7 юл һәлакәте теркәлгән. Узган ел исә 7 айда бер...

Балалар катнашында төрле хәвеф-хәтәр турында ишетү күңелне аеруча яралый. Быел республикада балалар катнашында юл һәлакәтләре, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 13 процентка арткан. Шул исәптән безнең районда да аварияләрдә балаларның зыян күрүе арту күзәтелә. Бүгенге көнгә бездә балалар катнашында 7 юл һәлакәте теркәлгән. Узган ел исә 7 айда бер баланың зыян күрүе мәгълүм. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе шул сәбәпле профилактик эшчәнлекне тагын да көчәйтте. Хәзер балалар бакчалары, сәламәтләндерү лагерьлары, төрле мәдәният, спорт учреждениеләрендә, яшүсмерләр, әти-әниләр арасында аңлату эшләре алып барыла. ЮХИДИ инспекторы катнашында ата-аналар җыелышының чираттагысы "Алтынчәч" балалар бакчасында үтте. Инспектор Әзһәр Галимов балаларның машина юлына чыгуы аяныч нәтиҗәләргә китерүен мисаллар белән аңлатты, юлларда сак, кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрергә кирәклеген искәртте. Балалар катнашында булган 7 авариянең 6сы нәкъ менә алар гаебе белән килеп чыккан. Күп очракта машина юлына велосипед белән чыгучы кече яшьтәгеләр зыян күрә. Соңгы өч авариядә дә велосипедта йөрүче балалар җәрәхәтләнде. 7 июльдә Комсомол урамыннан Чаллы - Әлмәт трассасына чыга торган урында - яшүсмер велосипед белән юлны тиешсез урыннан чыкканда аны җиңел машина бәрдерә, бала авыр тән җәрәхәте ала. 22 июльдә Иске Зәй бистәсенең Толстой урамында булган һәлакәттә 8 яшьлек "Тату гаилә" балалар бакчасына йөрүче сабый зыян күрде. 30 июльдә Сәрәпәле авылының Үзәк урамында өлкән яшьтәге машина йөртүче шулай ук 8 яшьлек баланы бәрдерде. Нәтиҗәдә бала тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Әзһәр Галимов, гомумән, балаларның җәйге чорда юлларда алны-артны карамыйча йөрүләрен азсызыклады, шул ук вакытта руль артындагыларның да тизлек режимын бозмаулары юл һәлакәтләрен булдырмый калырга ярдәм итәр иде, диде. Очрашу барышында әти-әниләр дә инспекторга үзләрен борчыган сорауларны бирде. Мәсәлән, аларны Воздвиженка бистәсенең Газлы урамында машиналарның зур тизлектә йөрүләре борчый. Биредә, тротуар булмау сәбәпле, җәяүлеләргә дә машина юлыннан йөрергә туры килә. Инспектор бу урам башына ук тизлекне чикләү билгесе куелуын белдерде, ә бирегә даими төстә экипаж кую ЮХИДИда кыскартулар булу сәбәпле мөмкин түгел, диде. Шулай да ул вакыт-вакыт анда инспекция хезмәткәрләренең контрольлек итәчәген әйтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: