Зәй офыклары

Банкрот буларак танылган физик затларга чит илләргә чыгу тыелырга мөмкин

1 июльдән физик затларның банкротлыкка чыгуы турында закон үз көченә кергәч, банкрот буларак танылган гражданнарга чит илләргә чыгу тыелырга мөмкин, дип хәбәр итә федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат үзәге. 2014 елның 29 декабрендә "Банкротлык турында" Законга үзгәрешләр кертү турында" 476нчы Федераль Закон гамәлгә керү сәбәпле, Россия гражданнарына банкротлык...

1 июльдән физик затларның банкротлыкка чыгуы турында закон үз көченә кергәч, банкрот буларак танылган гражданнарга чит илләргә чыгу тыелырга мөмкин, дип хәбәр итә федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат үзәге.

2014 елның 29 декабрендә "Банкротлык турында" Законга үзгәрешләр кертү турында" 476нчы Федераль Закон гамәлгә керү сәбәпле, Россия гражданнарына банкротлык турында кузгатылган эш төгәлләнгәнчегә кадәр, чит илләргә чыгу тыелырга мөмкин. Суд бурычлы кешегә карата аның милке реализацияләнгәнче чит илгә чыгуны тыю карары чыгарырга мөмкин. Ә инде граждан мөрәҗәгате буенча мөһим сәбәп булып чит илгә чыгу ихтыяҗы туганда яки кредиторлар, финанс идарәчесе фикере буенча кешегә чит илгә чыгу ихтималы булганда, суд гражданның чит илгә чыгу хокукын кире кайтара ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: