Зәй офыклары

Бергәләп көрәшкәндә генә

Яшьләр арасында үлән тартудан организмга зыян килми, дигән бик куркыныч ялгыш фикер йөри. Наркотикларга психик бәйле кеше тормыштан канәгатьлек алу, куана белү хисен югалта, ул әфьюннан башка, ягъни табигый төстә канәгатьлек хисе кичерә алмый башлый, үз-үзенә бикләнә, асоциаль затка әверелә. Еш кына марихуана кулланган кеше тиз вакыт эчендә бәйлелеккә кертүче...

Яшьләр арасында үлән тартудан организмга зыян килми, дигән бик куркыныч ялгыш фикер йөри. Наркотикларга психик бәйле кеше тормыштан канәгатьлек алу, куана белү хисен югалта, ул әфьюннан башка, ягъни табигый төстә канәгатьлек хисе кичерә алмый башлый, үз-үзенә бикләнә, асоциаль затка әверелә. Еш кына марихуана кулланган кеше тиз вакыт эчендә бәйлелеккә кертүче наркотикка күчә һәм моның ахыры үлем белән төгәлләнергә мөмкин. Афәтне булдырмас өчен наркоконтроль хезмәткәрләре Эчке эшләр, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, Татарстан таможнясы, "Россельхознадзор", Федераль куркынычсызлык хезмәте, хәрби комиссариат белән берлектә ел саен "Мәк" профилактик операциясе үткәрә. Бу эштә шәһәр-район администрацияләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермер хуҗалыклары башлыклары да зур ярдәм итә.

Узган ел операция барышында республикада үсемлектән ясалучы 546 килограмм наркотик матдә алынды, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 1,5 мең җинаять теркәлде, наркотик үсемлек үстерелүче 287 чыганак юк ителде. Наркоконтроль хезмәткәрләре бурычына республикага наркотик керүче каналларны ябу да керә. Әлмәт шәһәре хезмәткәрләре мәк саламы белән тәэмин итеп торучы 6 кешелек җинаятьчел төркемне (Үзбәкстан вәкилләре) тоткарлады. Алардан 300 килограмм кайнатма, 55 килограмм мәк саламы алынды. Тикшерүләр барышында, республикага наркотик килүче канал ачыкланып, ризык әзерләү өчен кулланылучы мәк сыйфатында яшерелгән 3 тонна наркотик катнашма алынды. Катнашма составында 200 килограммнан артык мәк саламы булуы ачыкланды.

Наркоконтроль хезмәткәрләре бакчачылардан аеруча уяулык сорый. Чөнки наркоманнар буш яткан участокларга яки бакчаның кеше күзенә бәрелеп тормый торган урыннарына мәк чәчеп китәргә мөмкин. Бакчаңда күпләп мәк яки киндер тишелеп чыкканын күргәндә, аны тиз арада юк итәргә яки хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Болай эшләгәндә сез үзегезне дә куркыныч астына куймыйсыз, кемнедер үлемнән дә йолып каласыз.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 231нче маддәсендә бакчада 10 төптән дә артык мәк, 20 төптән дә артык киндер үстерелгәндә зур суммада штраф яки иректән мәхрүм итү карала. Шушы ук маддәнең икенче өлешендә сөйләшү буенча төркемләп башкарылган гамәл өчен тагын да зуррак штраф һәм 3-8 елга иректән мәхрүм итү җәзасы бирелә. Законны белмәү җаваплылыктан коткармый.

Составында наркотик матдә булган үсемлекләр үстерелүче мәйданнарны ачыклауда һәркемнән ярдәм сорала. Моңа каршы бергәләп көрәшкәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Бу турыда хәбәр итү өчен «ышаныч телефоны» эшли, аның номеры: 39-17-69.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: