Зәй офыклары

Әбисен үтерүчегә хөкем карары чыгарылды

Кичә - 9 июньдә, Татарстан Югары Суды 29 яшьлек Дмитрий Карягинны үз әбисен үтерүдә гаепле дип танып, аны 14 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы колониягә җибәрү турында карар чыгарды, дип хәбәр итә Татарстан тикшерү комитеты. Суд 2014 елның гыйнварында оныкның 88 яшьлек әбисен Зәйдәге фатирын саттырып,...

Кичә - 9 июньдә, Татарстан Югары Суды 29 яшьлек Дмитрий Карягинны үз әбисен үтерүдә гаепле дип танып, аны 14 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы колониягә җибәрү турында карар чыгарды, дип хәбәр итә Татарстан тикшерү комитеты.

Суд 2014 елның гыйнварында оныкның 88 яшьлек әбисен Зәйдәге фатирын саттырып, үзе янына Мәскәүгә күчеп китәргә күндерүен ачыклаган. Шул ук айда Зәйдәге фатир 820 мең сумга сатылу турында документ та бар.

Аннан соң инде выкыйгалар, алдан хәбәр иткәнебезчә, криминаль төс ала. Ир-егет әбисен шәһәр читендәге гаражга алып чыга һәм башына чүкеч белән сугып, гараж базына ташлый. Әби, айнып китеп, чыга алмасын өчен, баз авызына такталар өеп куя. Тикшерү барышында оныкның фатир саткан акчаның бер өлешен туганнарына бүлеп бирүе, ә калганын үз мәнфәгатьләренә тотуы ачыклана. Ә туганнарын ул әбине чит илгә яшәргә китте, дип ышандыра.

Әлеге сүзләргә ышанган туганнар әбине эзләү турында уйламый, бары тик 89 яшьлек өлкән кешенең озак вакыт пенсия акчасын алмау сәбәбе генә пенсия фонды һәм прокуратура хезмәткәрләрен шикләндерә. Тикшерә башлагач, әбинең фатирын сатуы, ә күчеп китү сәбәпле, пенсияне яңа яшәү урынына күчерү турында гариза булмый. Әлеге эзсез югалу, хокук саклау органы хезмәткәрләрен җинаять кылынмадымы икән дигән фикергә этәрә.

- Безнең таләп буенча, эзләү эшләре башланды, җинаять эше ачылды. 2015 елның җәендә җинаятьченең эзенә төшү мөмкин булды. Карягин әбисен үтерүен танып, аны ташлаган урынны күрсәткән иде, соңыннан ул бу күрсәтмәсеннән кире кайтты, шулай да тикшерү эше аның гаепле булуын дәлилләде, - ди шәһәр прокуроры Ринат Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: