Зәй офыклары

Битарафлык бәласе

Узган елның октябрендә Мирный бистәсе янындагы урман полосасында бер яшүсмернең мәете табылу турындагы хәбәр район халкын тетрәндергән иде. Каты кыйналып, өстенә чыбык-чабык, кипкән үлән ташланган үле гәүдәгә очраклы кешеләр юлыга һәм алар бу турыда полициягә хәбәр итә. Җинаять эше кузгатылып, җентекле тикшерү, эзләү башкарыла һәм агымдагы елның августында әлеге җинаять...

Узган елның октябрендә Мирный бистәсе янындагы урман полосасында бер яшүсмернең мәете табылу турындагы хәбәр район халкын тетрәндергән иде. Каты кыйналып, өстенә чыбык-чабык, кипкән үлән ташланган үле гәүдәгә очраклы кешеләр юлыга һәм алар бу турыда полициягә хәбәр итә. Җинаять эше кузгатылып, җентекле тикшерү, эзләү башкарыла һәм агымдагы елның августында әлеге җинаять эше буенча шәһәр судында хөкем карары чыгарыла.

Судта мәрхүм Вахитнең әнисе Гөлсем (исемнәр үзгәртелде) күрше шәһәрдә яшәүләрен, бердәнбер улының түбән сыйныфларда әйбәт кенә укуын, ни сәбәпледер VII сыйныфка җиткәч еш кына дәрес калдыруын, хәтта вакыт-вакыт өйгә кайтмый калуын әйтә. Ана кеше улыннан тәмәке, соңрак клей исе килүен дә сизә. Начар уку сәбәпле, Вахитне кичке мәктәпкә күчерәләр, ләкин ул бөтенләй укырга теләми. Малай беренче тапкыр 2010 елның августында өйдән чыгып китеп озакка югала. Гөлсем үзләре яшәгән шәһәрнең эчке эшләр идарәсенә аны эзләтергә бирә. Ә бер атнадан Гөлсем улының бабасы йортында булуын белеп, аны өйләренә алып кайта. Ничек кенә сөйләшеп караса да, Вахитнең өйдән чыгып китү сәбәбен ачыклый алмый. Мондый югалып торулар еш кабатлана башлый. Гөлсем соңрак улының Зәйдән үзеннән алты яшькә олы Иван (исем үзгәртелде) белән танышуын, өйдән чыгып китеп, аларның сукбайлыкта йөрүен белешә. Иван белән очрашып, улын тынычлыкта калдыруын, үзе белән ияртмәвен үтенсә дә, файдасы булмый. Малайлар чормаларда, ташландык биналарда яшәүне җылы өйдә яшәүдән өстенрәк күрә. Үзәкләрне өзгеч хәбәрне ана узган елның 3 октябрендә полиция хезмәткәрләреннән белә.

Ерткычларча кылынган җинаятьнең очы Иван белән бәйле булып чыга. Кайчандыр Иванның әнисе белән яшәгән 1960 елгы Володя (исем үзгәртелде) малайлар белән элемтә тота. Малайларны Володяның скутеры кызыктыра, күрәсең. Җинаять урыныннан нәкъ менә шул скутер ачкычы табылу оператив эзләүләрне Володяга китереп тоташтыра да. Судта Володя, үз гаебен танымыйча, тикшерүчеләр мине мәҗбүр итеп башка төрле версия сөйләргә этәрде дисә дә, фактлар башканы дәлилли. Скутерда йөреп килергә уйлагач Вахит машинага бәрелеп зыян күрде, аннан соң без аны Мирный бистәсе янындагы урман полосасында калдырып киттек, дип белдерә Володя. Әмма суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча Вахит башына күп мәртәбә сугу сәбәпле үлгән. Машина бәрдерүдән кеше ул дәрәҗәдә башына травма алырга мөмкин түгел дип дәлилләнә.

Судта каралган төп версия буенча, Володя белән Иван Вахитне Иванның туганы - яшь хатынга җенси мөнәсәбәткә керү теләге белән бәйләнгән өчен "акылга утыртырга" уйлыйлар. Шактый гына спиртлы эчемлек куллангач, батыраеп, Вахитне Мирный бистәсендә яшәүче бер танышларына барабыз дип, урман полосасына алып киләләр. Икәүләп бик каты кыйныйлар, җиргә егылгач та типкәлиләр. Вахит ашыгыч ярдәм чакыртуны сорап ялварса да, ишетергә дә теләмичә, скутерга утырып кайтып китәргә җыеналар. Ләкин скутерның ачкычы югала. Эзләп-эзләп тә тапмагач, Володя запас ачкычка дип өенә кайтып китә. Ә Иван скутерны этеп кайта торырга була. Такси тотып, Володя кабат Иван янына килгәч, алар Вахитне барып карарга була. Ул вакытта әле малай исән була. Төн уртасы җитүгә карамастан, алар бер танышларына кереп, тагын эчү мәҗлесе оештыра. Иван хәтта "аерылмас дустына әйләнгән" Вахитне искә алып, берәр чәркә күтәрергә тәкъдим итә. Үзара сөйләшүләрдә җинаятьчеләр хатын-кызларга бәйләнеп йөрүче Вахитнең бүтән якты дөньяда юк икәнлеген дә искәртәләр. Ләкин алар белән бер өстәл артында утыручылар бу хәбәргә игътибар да итми. Ә бит үз вакытында тиешле чара күрелсә, полициягә хәбәр салынса, бәлки Вахит әле исән дә калган булыр иде... Әйләнә-тирәдәгеләргә битарафлык менә нәрсәгә китерә.

Тикшерүләр барышында Иванның психик яктан бик үк сәламәт түгеллеге ачыклана. Ул инде моңа кадәр дә махсус дәваханәдә дәвалау курслары үткән була. Чөнки Иван яшүсмер чактан ук җилемсә иснәп, тыелган матдәләр кулланып, үз сәламәтлегенә зыян салырга өлгерә. Бу юлы да аның фикерләү сәләтенең камил булмавын исәпкә алып, суд аны мәҗбүри төстә дәүләт сәламәтләндерү учреждениесенә җибәрергә дигән карар чыгара. Ә Володя исә 9 елга каты режимлы төзәтү колониясенә озатыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: