Зәй офыклары

Бәлки, күрүчеләр булгандыр

Һәр гадәттән тыш хәл турында хәбәр йөрәкне әрнетә. Күптән түгел Федот авылы тирәсендәге 4 кеше гомерен өзгән юл фаҗигасеннән айнып та өлгермәдек, инде тагын япь-яшь егетнең юл һәлакәтендә үлүе гаиләсен, якыннарын гына түгел, күпләрне тетрәндерде. 24 ноябрьдә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 41нче километрында кичке сәгать 6лар тирәсендә узгынчы машиналар юл читендә ятучы...

Һәр гадәттән тыш хәл турында хәбәр йөрәкне әрнетә. Күптән түгел Федот авылы тирәсендәге 4 кеше гомерен өзгән юл фаҗигасеннән айнып та өлгермәдек, инде тагын япь-яшь егетнең юл һәлакәтендә үлүе гаиләсен, якыннарын гына түгел, күпләрне тетрәндерде.

24 ноябрьдә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 41нче километрында кичке сәгать 6лар тирәсендә узгынчы машиналар юл читендә ятучы яшь егетне күрә. Ашыгыч ярдәм чакыртып, аны район үзәк дәваханәсенә озаталар, зыян күрүченең хәле авыр булуын исәпкә алып, тиз арада Чаллының ашыгыч ярдәм дәваханәсенә җибәрелә. Кызганычка каршы, табиблар егетнең гомерен саклап кала алмый. Ә төп сәбәп җәяүле егетне бәрдереп, фаҗига урыныннан качып китүче машина йөртүчегә барып тоташа. Ул юл читеннән баручы егетне, караңгы булу сәбәпле, абайлап өлгермәгән дип фаразлана. Ни өчен ярдәм күрсәтмичә китеп барган? Менә монысы зур сорау булып кала. Әлеге юл һәлакәте турында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрнең тиз арада 7-02-02; 7-15-34; 7-14-32 телефоннарына шалтыратуы сорала.

Полиция хезмәткәрләренә билгеле булган мәгълүматларга караганда, егет Лениногорскийда укыган. Ул көнне районның бер авылында яшәүче әти-әнисе янына ялга кайтуы була. Ул Иске Зәйгә таба җәяү кайта башлагач, өйдәгеләренә шалтыратып, тиздән кайтып җитәчәген хәбәр итә. Әмма, ни кызганыч, якыннары янына кайтып җитә алмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: