Зәй офыклары

Чикләүләр кертелде

Агымдагы елның 1 июленнән алкоголь куәтлелеге 28 градустан арткан спиртлы эчемлекләрнең бәясе 30 процентка кыйммәтләнде. Шул рәвешле, кибетләрдә хәзер ярты литрлы аракы - 125, ә коньяк 219 сумнан да ким бәягә сатылырга тиеш түгел. Моннан тыш, 1 июльдән 5 градуслы һәм аннан куәтлерәк сыра сатуга да чикләүләр кертелде. Кичке сәгать...

Агымдагы елның 1 июленнән алкоголь куәтлелеге 28 градустан арткан спиртлы эчемлекләрнең бәясе 30 процентка кыйммәтләнде. Шул рәвешле, кибетләрдә хәзер ярты литрлы аракы - 125, ә коньяк 219 сумнан да ким бәягә сатылырга тиеш түгел. Моннан тыш, 1 июльдән 5 градуслы һәм аннан куәтлерәк сыра сатуга да чикләүләр кертелде. Кичке сәгать 10нан көндезге 10га кадәр кибетләрдә сыра сату закон тарафыннан катгый тыела.

"Составында спирт һәм алкоголь булган продукцияне җитештерүгә, этил спирты әйләнешенә дәүләт контроле турында" Федераль Законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә хәзер сыра һәм сыра эчемлекләре сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр сыра әйләнеше турында да декларация мәгълүматы бирергә тиеш. Мондый декларация электрон юл белән электрон-цифрлы имза (ЭЦП - электронно-цифровая подпись) аша тапшырыла. Һәм ул имза бары тик шәхси эшмәкәрнеке генә булырга тиеш, ягъни эшмәкәр бу хокукны башка кешегә (мәсәлән, операторга) тапшыра алмый. Шул сәбәпле, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе һәр шәхси эшмәкәрдән тиз арада үз электрон цифрлы имзаларын булдыруны таләп итә. Сыра сату буенча декларацияне кабул итү схемасы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында өстәмә хәбәр ителәчәк: электрон адрес: tatalc.ru.

Н. Чернова,

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама филиалы Зәй бүлеге белгече.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: