Зәй офыклары

Эчү юньлегә илтми

Хәмер сөременнән үз-үзен белештермичә төрле җинаять кылучылар - нигездә психикасы какшаган кешеләр. Алар хәтта әйләнә-тирәдәгеләрнең тынычлыгын бозып, кеше сәламәтлегенә зыян салуны әллә ни начар гамәлгә дә санамыйлар. Киресенчә, кемнедер кыйнау аларда батырлык санала. Исерткеч - меңәрләгән кешенең үлеменә сәбәпче. Соңгы елларда яшьләр арасында сыра эчү модага кереп китте. Аны даими...

Хәмер сөременнән үз-үзен белештермичә төрле җинаять кылучылар - нигездә психикасы какшаган кешеләр. Алар хәтта әйләнә-тирәдәгеләрнең тынычлыгын бозып, кеше сәламәтлегенә зыян салуны әллә ни начар гамәлгә дә санамыйлар. Киресенчә, кемнедер кыйнау аларда батырлык санала. Исерткеч - меңәрләгән кешенең үлеменә сәбәпче. Соңгы елларда яшьләр арасында сыра эчү модага кереп китте. Аны даими куллану, организмны агулап, алкоголизмга китерергә мөмкин. Аеруча яшьләргә бу начар гадәткә кереп китүдән сакланырга кирәк.

Гыйбрәт өчен шәһәр прокуратурасында тикшерелгән берничә эшне күрсәтик. Анда кылынган җинаятьләр нигезендә нәкъ менә алкоголизм ята. Чөнки эчкән кешедә бер-берсенә хөрмәт белән карау дигән нәрсә югала. Кем кемне күбрәк начар сүзләр белән пычрата ала, кемнең кемгә көче җитә - тавыш-гауга шуннан чыга.

Чираттагы суд эшенә китергән җинаять тә шәһәрнең шәхси секторындагы бер йортта кылына. Эчеп йөреп яшәү, эш урыннарыннан колак каккан өч ир-ат, спиртлы матдә юнәтеп, иртәдән үк кәеф-сафа корырга керешә. Сүз ара сүз чыгып, әзербайҗан милләтеннән булган бер «кайнар канлы»сы үзенә карата рәнҗетү сүзләрен кабул итә алмый һәм икенче бер шешәдәшенең башына китереп тондыра. Хәмер сөреме аларны шулкадәр нык агулый, идәндә җан биреп ятучы иптәшләренә алар игътибар да итмичә, эчеп-сыйланып утыруларын дәвам итәләр һәм шул килеш ятып та йоклыйлар. Иртән бераз айный башлагач кына, алар мәеттән котылырга уйлыйлар һәм аны өстерәп урамга чыгарып ташлыйлар.

Шуңа охшаш икенче бер тикшерү эшендә җинаять кылучы - хатын-кыз. Кайдан килә хатын-кызга шулкадәр вәхшилек?! Әлбәттә инде, әлеге дә баягы исерткеч тәэсире. Маша дусты Костя (исемнәре үзгәртелде) белән шәһәрдәге бер дусларының фатирында яшиләр. Тәртипсез тормыш рәвеше алып баруыннан тәм табып яшәргә күнеккән була инде Маша. Салып алгач, ир-аттан да болайрак тавыш-гауга кубарырга ярата, үтерү белән янау очраклары да еш була. Шешәдәшләре Машаның һәр кәеф-сафа кору мәҗлесеннән соң йә пычакка, йә ватык шешәгә үрелү гадәте булуын әйтәләр. Чираттагы мәҗлестән соң, шешәдәшләрен озатырга чыгып киткән фатир хуҗасының юклыгыннан файдаланып, Маша кызмача хәлдә дусты Костя белән үзара мөнәсәбәт аңлашуга керешә. Костяның кунарга кайтмыйча, теләсә кайда йөрисең, дигән сүзе аңа ошамый. Өстәлдә яткан пычакны алып, Костяның күкрәгенә кадый. Өстәвенә, полиция хезмәткәрләрен әлеге җинаятьне фатир хуҗасы кылды дип ышандырырга тырыша. Җентекле тикшерүдән соң төп гаепле кешенең Маша булуы ачыклана. Күрәсең, алкоголь аның хатын-кыз буларак асыл сыйфатларын үтергән, мондый хатынның сабый иркәләп, аңа күңел җылысын бирүен күзаллавы да кыен.

Менә шундый аяныч хәлләргә китергән төп сәбәпнең алкоголизм булуын уйлап, үз киләчәкләрен куркыныч астына куймасын иде яшьләребез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: