Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше

Ел башыннан Татарстан приставлары салымнар буенча 1 млрд сумнан артык бурычларны түләттергән

Ел башыннан Республика суд приставлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан бюджетына салым түләүләре буенча 1 млрд 015 млн сумга якын акча күчерелгән.

Суд приставы-башкаручы милек түләтүләре турындагы таләпләр булган башкарма документның үтәлешен тәэмин итү максатында бурычлының милкенә арест салырга хокуклы. Бурычлының мөлкәтен арестка алу мөлкәт белән эш итүне тыюны, ә кирәк булганда - мөлкәттән файдалану хокукын чикләү яки милекне алуны үз эченә ала.
 

Җиде ай эчендә суд приставлары тарафыннан салым түләүләрен түләтү буенча 635 млн сумнан артык суммага 2 337 мөлкәт аресты башкарылган.
 

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бурычларны вакытында түләргә киңәш итә. Әҗәтләрнең булу-булмавын “Башкарма производстволарның мәгълүматлар банкы" сервисы ярдәмендә яки дәүләт хезмәтләре порталылында шәхси кабинет аша тикшерергә мөмкин. Система бурычлар буенча тулы мәгълүмат бирә: бурычлы кешенең мәгълүматлары, документ номеры, бурыч суммасы, суд приставларының территориаль бүлеге адресы, суд приставының фамилиясе һәм элемтә өчен телефоны.

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев