Зәй офыклары

«Фаҗигаләр артында өлкәннәр игътибарсызлыгы тора»

Балигъ булмаганнар белән бәйле җинаятьләрне ачыклау, яшь кеше шәхесен кимсетүгә юл куймау һәм башка четерекле проблемалар ихтималы булу сәбәпле, аеруча катлаулы исәпләнә. Шуңа күрә мондый төр җинаятьләр өстендә эшләү Россия Федерациясе тикшерү комитеты рәисе боерыгы белән югары категорияле һәм тормыш тәҗрибәсе зур булган тикшерүчеләргә йөкләнә. Соңгы вакытта районда яшүсмерләр, аеруча...

Балигъ булмаганнар белән бәйле җинаятьләрне ачыклау, яшь кеше шәхесен кимсетүгә юл куймау һәм башка четерекле проблемалар ихтималы булу сәбәпле, аеруча катлаулы исәпләнә. Шуңа күрә мондый төр җинаятьләр өстендә эшләү Россия Федерациясе тикшерү комитеты рәисе боерыгы белән югары категорияле һәм тормыш тәҗрибәсе зур булган тикшерүчеләргә йөкләнә. Соңгы вакытта районда яшүсмерләр, аеруча балигъ булмаганнар белән бәйле берничә хокук бозу очрагы шундый белгечләргә эшне арттырды. Бу исә өлкәннәргә, әти-әниләргә балаларга ныграк игътибарлы булу кирәклеге турында сөйли. Әлеге темага без яшүсмерләр катнашындагы җинаятьләрне, аларга карата башкаларның кылган начар гамәлләрен тикшерү эшләре белән шәхсән шөгыльләнүче, республика буенча Тукай районара тикшерү комитеты бүлеге башлыгы урынбасары, юстиция подполковнигы Сергей Трошин белән сөйләштек.

- Сергей Александрович, сезгә балигъ булмаганнар белән бәйле нинди төр хокук бозулар белән аеруча еш очрашырга туры килә һәм аларның нигезендә нәрсә ята?

- Узган ел яшүсмерләр катнашында авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр белән бәйле эшләр кузгатылмады. Ә быел урлашу, белә торып сәламәтлеккә зыян салу кебек җинаятьләр күзәтелә. Безне - киң җәмәгатьчелекне аеруча борчый торган җинаятьләр булып соңгы ике елда яшүсмерләргә карата җенси көчләү куллану тора. 2012 елда Тукай районара тикшерү бүлеге тарафыннан шундый ике җинаять эше ачыкланды. Беренче очракта 47 яшьлек ир-атның 2000 елда туган кыз белән ел ярым дәвамында җенси якынлык кылуы билгеле булды. Гаепләнүче 6 елга каты режимдагы колониягә җибәрелде. Ә укучы баланың шул дәвер эчендә кимсетелеп яшәвенә битараф калган мәктәп җитәкчелеге дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Икенче очракта 23 яшьлек егет 6 яшьлек балага карата җенси характерда көч кулланган. Ул 13 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ә быел 9 айда мондый өч җинаять теркәлде. Шуларның берсенә киңрәк тукталып үтәсе килә, чөнки битарафлык, баланың яклаучысы булмау яшь кешене начар ниятле адәмнәрнең корбаны итә. Агымдагы елның җәендә, шәһәр-район эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, 48 яшьлек Дүшәмбе шәһәре кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. Элек хөкем ителгән әлеге адәм күп балалы, имин булмаган гаиләгә килеп урнаша. Җиде кешелек гаиләдә ата юк. Беренче көннәрдән үк ул 13 яшьлек кыз белән бер кроватьта йоклый һәм системалы төстә интим гамәл кыла. Өстәвенә, йөк машинасында ерак юлга йөреп эшләү сәбәпле, кызны еш кына үзе белән ерак рейсларга озак вакытка алып китә. Әнисе бу хакта белсә дә, исе дә китми, гаиләсен калдырып, Тукай районына эшкә китә. Яшүсмер бала, педагоглар, ана яклавыннан мәхрүм булу сәбәпле, олы ир-атның "шәхси әйберсенә" әйләнә. Тикшерүләрдән ачыкланганча, кыз махсус мәктәптә укый, 2012-2013 уку елында 60 көн дәрескә килмәгән. Аның уку калдыруын укытучылар туганы сүзеннән генә "йоклап калды", "әбисенә китте" кебек сүзләр белән язып куйган. Педагог алар гаиләсенә бары бер мәртәбә барып караган. Югыйсә имин булмаган гаилә даими контрольдә торырга тиеш. Ә битарафлык яшүсмер кызның уку елы дәверендә олы ир-ат тарафыннан мәсхәрәләнеп яшәвенә китергән. Ана кеше турында әйтеп тә торасы юк. Балигъ булмаган баласын тиешенчә тәрбияләмәгәне өчен административ җаваплылыкка тартылгач, берничә мәртәбә җәмәгать урынында алкоголь кулланган хәлдә йөргәне өчен аңа беркетмә төзелгән. Хәзер бу хатынның эше балигъ булмаганнар комиссиясенә карауга җибәрелде.

-Яшүсмерләр катнашында хокук бозуларның артып китүе дә борчу тудыра...

-19 сентябрьдә район үзәгеннән ерак бер авылда булган хәлгә тикшерүчеләр дә гаҗәпкә калды. 10 яшьлек кызның алкоголь белән агуланып, өстәвенә, җенси яктан көчләү билгеләре белән авыр хәлдә дәваханәгә китерелүе мәгълүм булды. Тикшерү барышында 7-11 яшьлек балаларның чишендерүгә шешәле уйнаулары һәм исерткеч эчемлек кулланулары ачыкланды. Ә 10 яшьлек кыз, бәхәсләшеп, ярты шешә аракыны эчеп бетерә һәм аңын югалтып егыла. Аның бу халәтеннән файдаланып, 9, 11 яшьлек ике малай кызга карата җенси гамәл кыла, ә калганнары моны карап тора. Җинаять җаваплылыгы 14 яшьтән генә башлану сәбәпле, аларны хөкем итеп булмый. Бу - ата-аналарның да, педагогларның да балаларга тиешле тәрбия бир-мәве нәтиҗәсе.

Яшүсмерләр арасында машина куып китү, фатир басу, сәламәтлеккә зыян салу, наркотик саклау кебек очраклар да бар. Ел дәвамында шундый 6 җинаять эше кузгатылды. 15 яшьлек кыз машина куып китү аркасында хөкем ителде. Фатир басу, кеше кыйнау, пычак белән кадау очраклары буенча да эшләр карала.

- Яшүсмерләрнең ниндидер сәбәпләр аркасында үз гомерләрен өзүләре дә сер түгел. Бу проблемага да тукталып үтсәгез иде.

- Бу - бик актуаль, куркыныч проблема. Районда 9 айда 24 кеше үз-үзенә кул салды, шуларның өчесе - балигъ булмаган бала. Араларыннан бер кыз үзенең активлыгы, яхшы укуы белән аерылып тора. Ләкин ниндидер бер мизгелдә яшүсмергә психологик авыр ха-ләтен җиңү мөмкин булмый. Янәшәсендә проблемаларын уртаклашырдай кеше булмау да баланы суицидка китерергә мөмкин. Шуңа күрә яшүсмергә әйләнә-ти-рәдәгеләр, якын кешеләрнең игътибарлы булуы кирәк. Әгәр бала минем яшисем килми, килеп туган проблеманы чишә алмыйм дип уйлый икән, һичшиксез, аңа психологик ярдәм күрсәтү зарур. Нәкъ менә шундый чарасызлык әлеге кызны да үзенә-үзе кул салуга этәрә. Кыскасы, балигъ булмаганнар белән бәйле нинди генә хокук бозулар килеп чыкса да, аның төбендә өлкәннәрнең игътибарсызлыгы ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: