Зәй офыклары

Гомерлек үкенеч

Бу җәйдә сусаклагычта яшүсмер малай батып үлү турындагы хәбәр, баланы белүчеләрне генә түгел, барлык зәйлеләрне тетрәндерде. Үкенечле үлем ата-ана бәгыренә таш булып ятты. Куркынычсызлык турында уйламыйча, җиңел акыл белән малайларны гидроцикл-га утыртып, агымсуда әйләндергән яшь ир-егеткә бу аяныч вакыйга гомере буе эзәрлекләп барырлык авыр тойгылар калдыргандыр, мөгаен. Бу көннәрдә шәһәр...

Бу җәйдә сусаклагычта яшүсмер малай батып үлү турындагы хәбәр, баланы белүчеләрне генә түгел, барлык зәйлеләрне тетрәндерде. Үкенечле үлем ата-ана бәгыренә таш булып ятты. Куркынычсызлык турында уйламыйча, җиңел акыл белән малайларны гидроцикл-га утыртып, агымсуда әйләндергән яшь ир-егеткә бу аяныч вакыйга гомере буе эзәрлекләп барырлык авыр тойгылар калдыргандыр, мөгаен. Бу көннәрдә шәһәр суды 26 яшьлек әлеге ир-егеткә карата РФ Җинаять кодексының 109нчы маддәсе 1нче бүлеге нигезендә хөкем карары чыгарды. Аңа ике елга кадәр төзәтү эше билгеләнде һәм хезмәт хакының 10 проценты дәүләт хисабына тотып калыначак.

Хөкем карары бала үлеменә сәбәпче кешегә карата бик катгый булмаса да, бу аның язмышына кара тап булып ятты. Яшь егет яшүсмерләргә начар ният белән кылмаган бу гамәлне, әмма ул куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми, үз гамәленә хисап бирми. Балалар иминлегенә зыян китерү аклана торган эш түгел, билгеле.

Әлеге аяныч вакыйганың шаһитлары - яшүсмерләрнең сөйләве буенча, агымдагы елның 30 май кичендә була бу хәл. Бер төркем яшүсмер (араларында бер кыз да була) кичке сәгать бишләр тирәсендә урамга йөрергә чыккач, елга буенда шашлык пешерергә уйлыйлар. Әти-әниләр эштә, укулар тәмамланган, шулай иркенгә чыгарга карар кыла, күрәсең, алар. Шашлык һәм бер шешә шампан шәрабы юнәтеп, сусаклагыч буендагы бакчачылык ширкәтенә киләләр. Шашлык ашап, шампан шәрабын тәмләп "кан уйный" башлагач, малайларның сусаклагычта су чәчрәтеп гидроциклда йөрүче яшь ир-егетләргә күзләре төшә. Башта араларыннан берсе егетләрдән үзен суда йөртеп килүне сорый, беренче кат су мотоциклында йөрү уңышлы гына була. Бу башкаларны да кызыктыра. Самат, Хамат, Илһам (исемнәр үзгәртелде) Иванны үзләрен гидроциклда йөртеп килергә үгетлиләр. Судно йөртү таныклыгы да булмаган килеш, кешедән алып торган гидроциклга Иван, өч яшүсмерне утыртып, елга уртасына кереп китә. Бәхетсезлек агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри шул. Елга уртасына җиткәч, кинәт кенә борылыш ясау сәбәпле, гидроцикл әйләнә, Иван да, өч малай да суга егылып төшәләр.

- Суда гадәттән тыш хәл килеп чыгуы турында бөтенләй уйламадым, хәзер генә акылсыз гамәл кылуымны аңлап, үкенеп бетә алмыйм, - дип үз гаебен тулысы белән таный Иван суд барышында.

Әмма үкенергә генә кала. Өч малайның берсе бөтенләй йөзә белмәгән. Иван янтайган хәлдә 10 метрлап читкә агып киткән гидроциклны бастыра да якында су өстендәге Саматны суднога тартып ала. Ә ике малай читтәрәк була, Иван аларның берсен алып гидроциклга илткән арада Илһам су төбенә китә. Ярдан йөзеп килгән берничә ир-ат белән Иван Илһамны, чумып-чумып эзләсәләр дә, таба алмыйлар. Бер сәгатьтән генә водолазлар Илһамның гәүдәсен су төбеннән тартып чыгара.

- Мин бөтенләй йөзә белмим, суга егылгач, мин төпкә китә башладым, шул вакытта яхшы йөзүче Илһам мине астан этеп, өскә күтәрде. Минем йөзә белмәвемне аңлаган Иван башта миңа ярдәм күрсәтеп, гидроциклга илтте. Ә Илһам без су өстенә әйләнеп караганда инде күренми иде, - дип сөйли шаһитларны тыңлау барышында Хамат.

Илһамның әтисе улының яхшы йөзүен, аның чит машиналарга утыру гадәте булмавын ассызыклый, ни сәбәпле чит кеше гидроциклына утыруына аптырый.

Әмма, ни кызганыч, су өстендә күңел ачу бала гомере өзелү белән тәмамлана.

Суд Иванга дәүләт хисабына хезмәт хакының 10 процентын тотып калу карарыннан тыш, суга батып үлгән малайның әнисенә - 300 мең, әтисенә - 250 мең, балигъ булмаган туганына 200 мең сум күләмендә акча түләү шартын да куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: