Зәй офыклары

Хатынының сәламәтлегенә зыян китергән ир хөкем ителде

Шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, шәһәр суды бергә яшәүче хатынына күтәргән 30 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Әлеге ир-егет агымдагы елның 2 гыйнварында алкоголь кулланган хәлдә хатынын сугып ега һәм аннан соң уң күзенә басарга керешә. Әле ярый ул хатынның күзен чыгармый, әмма сәламәтлегенә шактый зыян китерә. Җинаять эшен тикшерү...

Шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, шәһәр суды бергә яшәүче хатынына күтәргән 30 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Әлеге ир-егет агымдагы елның 2 гыйнварында алкоголь кулланган хәлдә хатынын сугып ега һәм аннан соң уң күзенә басарга керешә. Әле ярый ул хатынның күзен чыгармый, әмма сәламәтлегенә шактый зыян китерә. Җинаять эшен тикшерү барышында ир-ат үз гаебен тулысынча таный. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә ул 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: