Зәй офыклары

Хезмәткә кагылышлы законнар үтәү өчен чыгарыла

Зәй шәһәр прокуратурасы 41нче янгын частенда хезмәт законнары таләпләре үтәлеше буенча тикшерү үткәрде һәм гамәлдәге законнарның үтәлмәү очракларын ачыклады. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 57 маддәсе белән беркетелгән кайбер таләпләр үтәлми: хезмәт килешүләрендә эш, ял сәгатьләре, зыянлы һәм куркыныч эш шартлары өчен гарантияләр һәм компенсацияләр, сәламәтлек өчен зыянлы эш шартлары өчен...

Зәй шәһәр прокуратурасы 41нче янгын частенда хезмәт законнары таләпләре үтәлеше буенча тикшерү үткәрде һәм гамәлдәге законнарның үтәлмәү очракларын ачыклады. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 57 маддәсе белән беркетелгән кайбер таләпләр үтәлми: хезмәт килешүләрендә эш, ял сәгатьләре, зыянлы һәм куркыныч эш шартлары өчен гарантияләр һәм компенсацияләр, сәламәтлек өчен зыянлы эш шартлары өчен хезмәт хакында өстәмәләр, моның өчен отпускка өстәмә яллар бирү күрсәтелми. Шулай ук әлеге кодексның берничә маддәсе бозыла, мәсәлән, отпускка чыкканда, үз теләгең белән эштән киткәндә тиешле акчалар вакытында түләнми.

Хезмәт шартларын бәяләү картасында эшчеләрнең култамгалары юк.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура җитәкчегә әлеге җитешсезлекләрне тиз арада бетерү турында күрсәтмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: