Зәй офыклары

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре гомеренә янаган өчен җинаять җаваплылыгы

Россия Федерациясе Җинаять кодексында җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә каршылык күрсәтү яки бу төр эшчәнлек өчен үч алу максатында хокук саклау органнары хезмәткәрләре, хәрбиләр һәм аларның якыннары гомеренә янаган өчен җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре гомеренә янау булып үтерү яки үтерү нияте белән һөҗүм...

Россия Федерациясе Җинаять кодексында җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә каршылык күрсәтү яки бу төр эшчәнлек өчен үч алу максатында хокук саклау органнары хезмәткәрләре, хәрбиләр һәм аларның якыннары гомеренә янаган өчен җинаять җаваплылыгына тарту каралган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре гомеренә янау булып үтерү яки үтерү нияте белән һөҗүм итү санала. Монда зыян күрүчеләр полициянең төрле бүлек хезмәткәрләре, Федераль куркынычсызлык хезмәте, федераль дәүләт сак органы, Россия Федерациясе чик сагы, тышкы разведка хезмәткәре, таможня органы, даими яки вакытлыча тәртип сагы, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнүче оешмаларда эшләүчеләр булырга мөмкин. Ә аларның якын кешеләре дип түбәндәгеләр санала: а) якын туганнары - тормыш иптәше, әти-әнисе, балалары, уллыкка-кызлыкка алынган балалар, бертуганнар, әби, бабай, оныклар; б) башка төрле туганлыкта торучы затлар (әти-әниләренең туганнары, туганының балалары, туганнан-туган абый-апалар, эне-сеңелләр яки тормыш иптәшенең әти-әнисе, бертуганнары); в) шулай ук зыян күрүчегә кадерле булган башка якын затлар (дус, яраткан кешесе, укытучысы һ.б.).

Җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәмин итүдә бурычны үтәү дип, мәсәлән, җәмәгать урыннарында патруль-пост хезмәте үтәүне, демонстрацияләр, митинглар, төрле массакүләм чаралар барышында тәртип саклауны, авария, табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерүне, хокук бозуга юл куймауны аңларга кирәк. Закон буенча, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, хәрбиләр, аларның якыннары гомере өзелгәндә яки һөҗүм булганда, 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү, яки гомерлек иректән мәхрүм итү, яки үлем җәзасы карала. Мондый төр җинаять өчен кеше 16 яшьтән җинаять җаваплылыгына тартыла.

Л. Рәхмәтуллин,

прокурор урынбасары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: