Зәй офыклары

Хәрәкәт чикләнә

Юлларның бөтенлеген саклау максатында ел саен язгы вакытта авыр йөк ташучы машиналарга аерым чикләүләр кертелә. Татарстанда ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә региональ әһәмияткә ия гомуми кулланылыштагы юлларда хәрәкәт итүгә 15 апрельдән 14 майга кадәр чикләүләр кертелә. Бу хакта чираттагы брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Кузьмин хәбәр...

Юлларның бөтенлеген саклау максатында ел саен язгы вакытта авыр йөк ташучы машиналарга аерым чикләүләр кертелә.

Татарстанда ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә региональ әһәмияткә ия гомуми кулланылыштагы юлларда хәрәкәт итүгә 15 апрельдән 14 майга кадәр чикләүләр кертелә. Бу хакта чираттагы брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Кузьмин хәбәр итте. Чикләүләр турында юл читләренә махсус билгеләр куела. Ә менә азык-төлек, пассажирлар, хайваннар, дарулар, чәчү өчен кирәкле әйберләр, почта йөртүчеләргә һәм 16 тоннага кадәр ягулык чималы ташучыларга бу чикләүләр кагылмый.

Безнең шәһәрдә "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы", "Техно"га илтүче Тавлин урамында авыр йөк машиналары күп йөрүдән юлга зыян килү куркынычы бар. Биредә алдан ук зур чокырлар хасил булган урыннар юлларны төзекләндерүче оешма тарафыннан өлешчә ямалды. Ә төп юлларны ямау эше май урталарына төгәлләнергә тиеш, дип белдерде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов.

Чикләүләр турында юл билгеләрен бозучыларга 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф каралган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: