Закон һәм кеше

Игътибар җәяүлеләргә бирелә

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре соңгы вакытта төп игътибарны җәяүлеләр иминлеген саклауга бирә. Бу республика күләмендә җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләренең еш кабатлануы белән бәйле. Агымдагы елның гыйнвар аенда гына Татарстан юлларында җәяүлеләр катнашындагы 122 һәлакәт теркәлгән. Аларда 10 кешенең гомере өзелгән, 114 кеше яраланган. Безнең район территориясендә ике ай...

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре соңгы вакытта төп игътибарны җәяүлеләр иминлеген саклауга бирә. Бу республика күләмендә җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләренең еш кабатлануы белән бәйле. Агымдагы елның гыйнвар аенда гына Татарстан юлларында җәяүлеләр катнашындагы 122 һәлакәт теркәлгән. Аларда 10 кешенең гомере өзелгән, 114 кеше яраланган. Безнең район территориясендә ике ай эчендә булган 7 юл-транспорт һәлакәтенең 3се - җәяүлеләр катнашында. Өч очракта да кагыйдәләр үтәмәү сәбәпле, җәяүлеләр үзләре гаепле. Инспекторлар юл аркылы чыкканда аеруча сак булуны сорый. Кагыйдә үтәмәүчеләргә таләпләр катгый куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Игътибар җәяүлеләргә бирелә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше