Зәй офыклары

Ике җинаять өчен – өч ел төрмә

Зәй шәһәр суды 22 яшьлек ир-егеткә карата өч елга ирегеннән мәхрүм итү турында (колониягә җибәрү) карар чыгарды. Әлеге зәйле алкоголь кулланган хәлдә берничә җинаять кыла. Бер очракта ул, шалтыратырга сорап, икенче бер зәйленең телефонын ала, кире бирмәскә теләп аны кыйный, ә икенче очракта берәүне пычак белән яралый. Суд әлеге ир-атның...

Зәй шәһәр суды 22 яшьлек ир-егеткә карата өч елга ирегеннән мәхрүм итү турында (колониягә җибәрү) карар чыгарды. Әлеге зәйле алкоголь кулланган хәлдә берничә җинаять кыла. Бер очракта ул, шалтыратырга сорап, икенче бер зәйленең телефонын ала, кире бирмәскә теләп аны кыйный, ә икенче очракта берәүне пычак белән яралый. Суд әлеге ир-атның алга таба иректә калуын әйләнә-тирәдәгеләр иминлеге өчен куркыныч тудыра дип билгеләгән.

Шәһәр прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: