Зәй офыклары

Ике сайтка юл ябылды

Зәй шәһәр прокуратурасы бу көннәрдә балаларның физик, акыл, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә тискәре йогынты ясардай факторлардан саклауны көйләүче законнар үтәлешен тикшерде. Интернет челтәренә күзәтү ясаганда ике сайтта суицидка чакырган мәгълүмат урнаштырылуга һәм ул сайтларга иркен кереп булуга тап була белгечләр. Мәгълүмати материалларда үз-үзеңә үлемгә китерердәй тән җәрәхәте ясау ысуллары...

Зәй шәһәр прокуратурасы бу көннәрдә балаларның физик, акыл, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә тискәре йогынты ясардай факторлардан саклауны көйләүче законнар үтәлешен тикшерде.
Интернет челтәренә күзәтү ясаганда ике сайтта суицидка чакырган мәгълүмат урнаштырылуга һәм ул сайтларга иркен кереп булуга тап була белгечләр. Мәгълүмати материалларда үз-үзеңә үлемгә китерердәй тән җәрәхәте ясау ысуллары турында тулы аңлатма бирелә. Бу сайтлардан нигездә балигъ булмаган балалар файдалана. Хәтта аларга керү өчен теркәлү дә соралмый. Андагы мәгълүматларны теләгән һәркем, шул исәптән балалар да, күчереп алырга мөмкин.
Гражданнар арасында суицидка китерердәй мәгълүмат таратучы бу сайтлар Роскомнадзор тарафыннан хокукка каршы контент дип табыла һәм аларга керү юлы ябыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: