Зәй офыклары

Ике зәйлегә карата җенси көчләү гамәле буенча тикшерү эше төгәлләнде

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе тикшерү комитеты идарәсе 30 яшьлек ике ир-егеткә карата ачылган җинаять эше буенча тикшерү төгәлләнүе турында хәбәр итә. Тикшерү версиясе буенча, 2012 елның октябреннән 2014 елның маена кадәр ир-атларның берсе Зәйдә язылышмыйча гына яшәүче хатынының 2004 елгы кызын көчләгән дип исәпләнелә. Моннан тыш, үткән елның май...

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе тикшерү комитеты идарәсе 30 яшьлек ике ир-егеткә карата ачылган җинаять эше буенча тикшерү төгәлләнүе турында хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2012 елның октябреннән 2014 елның маена кадәр ир-атларның берсе Зәйдә язылышмыйча гына яшәүче хатынының 2004 елгы кызын көчләгән дип исәпләнелә. Моннан тыш, үткән елның май аенда ул дусты белән бергәләп, наркотик тәэсире астында баланы көчлиләр. Бер төндә җенси характердагы көчләү гамәлләрен ир-атлар балигъ булмаган балага һәм аның 32 яшьлек әнисенә карата да куллана. Хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә һәм көчләүчеләр кулга алына. Җинаять эшен тикшерү барышында әлеге ханымның да кызның да ир-атларның берсеннән сифилис, ә кызның С гипатиты да йоктыруы ачыклана. Ир-атларның берсе элек тә төркемләп көчләүдә катнашкан өчен җинаять җаваплылыгына тартылган була.

Хәзер җинаять эше суд каравына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: