Зәй офыклары

Ялган сүз җавапка тарттырта

Зәй шәһәр прокуратурасы куркытып акча алу эше буенча суд барышында, ялган сүз сөйләгән шаһитнең үзенә карата хөкем карары чыгарылуы турында хәбәр итә. 26 яшьлек Зәй кешесе янап акча алуда гаепләнүче танышына җинаять җаваплылыгыннан качарга ярдәм итү өчен, тикшерү барышында биргән күрсәтмәләреннән баш тартып, судта ялган күрсәтмә бирә. Әлеге очрак буенча...

Зәй шәһәр прокуратурасы куркытып акча алу эше буенча суд барышында, ялган сүз сөйләгән шаһитнең үзенә карата хөкем карары чыгарылуы турында хәбәр итә. 26 яшьлек Зәй кешесе янап акча алуда гаепләнүче танышына җинаять җаваплылыгыннан качарга ярдәм итү өчен, тикшерү барышында биргән күрсәтмәләреннән баш тартып, судта ялган күрсәтмә бирә. Әлеге очрак буенча тикшерү эше кузгатылгач, элеккеге шаһитнең үзенә суд эскәмиясенә утырырга туры килә. Ул гаебен тулысынча таный һәм аңа РФ Җинаять Кодексының 307 маддәсе 1 нче бүлеге нигезендә 15 мең сум штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: