Зәй офыклары

Җинаять җаваплылыгына тартачаклар

Юллардагы фаҗигаләрнең күпчелеге исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән, алкоголь кулланган икенче берәүгә рульне биргән өчен административ җаваплылык Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.8 маддәсендә чагылыш таба. Моның өчен җәза - 30000 сум штраф һәм машина йөртү таныклыгыннан 1,5-2 елга кадәр...

Юллардагы фаҗигаләрнең күпчелеге исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән, алкоголь кулланган икенче берәүгә рульне биргән өчен административ җаваплылык Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.8 маддәсендә чагылыш таба. Моның өчен җәза - 30000 сум штраф һәм машина йөртү таныклыгыннан 1,5-2 елга кадәр мәхрүм итү. Ә икенче мәртәбә эчеп эләккәндә, штраф күләме 50000 сум һәм машина йөртүдән 3 елга читләштерү иде. 1 июльдән әлеге маддәгә үзгәрешләр гамәлгә керәчәк. Әгәр шушы маддә буенча хокук бозасың икән, административ җаваплылык белән генә котылып булмаячак, җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Штрафлар күләме дә, таныклыктан мәхрүм ителү вакыты да арта. Штрафлар, мәсәлән, 200000 сумнан 300000гә кадәр, 2 елга иректән, 3 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк исерек машина йөртүчеләр, дип хәбәр итә Зәй районы җәмәгать судьясы Сергей Трошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: