Зәй офыклары

Исерек йөртүчеләр машиналарыннан колак кагарга мөмкин

Алкоголь кулланган килеш руль артына утыручылар ярык тагарак алдында калмагае. Ник дигәндә, аларны машинасыз калдырырга мөмкиннәр. Хәер, әлегә мондый кагыйдәнең кайчаннан кертеләсе билгеле түгел, дип яза "Российская газета". Бу мәгълүматны Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү идарәсенең башлыгы Виктор Нилов җиткергән. Әлеге проект Россиянең Юстиция министрлыгы тарафыннан...

Алкоголь кулланган килеш руль артына утыручылар ярык тагарак алдында калмагае. Ник дигәндә, аларны машинасыз калдырырга мөмкиннәр.

Хәер, әлегә мондый кагыйдәнең кайчаннан кертеләсе билгеле түгел, дип яза "Российская газета". Бу мәгълүматны Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү идарәсенең башлыгы Виктор Нилов җиткергән.
Әлеге проект Россиянең Юстиция министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә. Аның буенча исерек килеш машина йөртүчеләрнең автомобильләрен штраф түләгәнчегә кадәр штрафстоянкага куярга тәкъдим ителә. Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта гражданнар мондый төр хокук бозу өчен 30 мең сум штраф түләргә мәҗбүр. Бүген дә автомобильләр махсус мәйданчыкка урнаштырыла, тик әлегә аларның тору вакыты өчен штраф түләнелми.
- Әгәр кеше аңламый икән, димәк, иң соңгы стадия - җәза кулланырга кирәк, - ди Виктор Нилов. Җитәкче сүзләренчә, хокук бозуларның санын киметүдә иҗтимагый контроль дә зур роль уйный ала. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр артыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре генә түгел, юл хәрәкәтендә башка катнашучылар да күзәтергә тиеш.
Әйтергә кирәк, илебезнең күп кенә төбәкләрендә исерек килеш руль артына утыручылар турында хәбәр итә торган махсус мобиль кушымталар бар икән. Алар ярдәмендә берәр "кыңгыр эш кылучы"ны сизсәң, бу мәгълүматны турыдан-туры ЮХИДИга ирештерергә була.
2015 елның җиде аенда гына да Россиядә 96 626 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 12 мең кеше һәлак булган, аларның 403 - балалар.
Белгечләр исерек килеш машина йөртү кешенең үзенә дә, башкаларга да куркыныч тудыра, дип белдерә. Алар мондый килеш руль артына утыручыларга карата законны кырысландыру кирәклеге белән килешә. Машинаны агрессив йөртү өчен җәза кертү ЮХИДИ хезмәткәрләренең субъектив булуын киметергә дә булышыр, дип уйлыйлар. Виктор Нилов фикеренчә, автомобиль белән агрессив килеш идарә итүнең нәрсә икәнен махсус регламент ярдәмендә беркетергә кирәк. Бүген инде мондый документларны әзерли башлаганнар.

(intertat.ru сайтыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: