Зәй офыклары

Кагыйдә бозучыларга карата закон катгыйлана

Яңа елдан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме арту белән бәйле рәвештә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертелә. Газета укучыларыбызны алдан ук әлеге яңалыктан хәбәрдар итү максатында, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Вадим Васильев белән әңгәмәбез шул хакта. - Вадим Демьянович, үзгәрешләр иң беренче чиратта...

Яңа елдан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме арту белән бәйле рәвештә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертелә. Газета укучыларыбызны алдан ук әлеге яңалыктан хәбәрдар итү максатында, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Вадим Васильев белән әңгәмәбез шул хакта.

- Вадим Демьянович, үзгәрешләр иң беренче чиратта таксистларга кагыла кебек...

- Әйе, 2012 елның 1 гыйнварыннан җиңел автомобиль таксиларда пассажирлар һәм багаж йөртүдә кагыйдә бозган өчен закон нигезендә җаваплылыкка тарту гамәлгә керә. Ә кагыйдә бозуга салонда пассажир өчен тиешле мәгълүмат язылган инструкция булмау, күрсәтелгән хезмәт өчен пассажирга касса чегы яисә махсус бланкта квитанция бирмәү, җиңел автомобильнең такси икәнен белдерүче төсле яктырткычы булмау, пассажирлар һәм багаж йөртү өчен рөхсәт бирелүче язма килешү төзелмәү яисә аны күрсәтүдән баш тарту керә. Моннан тыш, бер пассажирдан икенче таныш булмаган кеше өчен түләү таләп итү тыела. Әлеге кагыйдәләрне бозган очракта, такси машинасын йөртүчеләргә - 1 меңнән 5 меңгә, вазифаи затларга - 10нан 50 меңгә, юридик затларга 30дан 200 мең сумга кадәр штраф салына. Ә такси икәнне белдерүче төсле яктырткыч булмаганда, машина йөртүчеләргә - 2,5 мең, җитәкчеләргә - 20 мең, юридик затларга 500 мең сум штраф каралган. Әгәр законсыз рәвештә төсле яктырткыч куелса, машина йөртүче 5 мең сум түләячәк һәм моны законлаштырганчы машинаның дәүләт теркәү номеры алыначак.

- Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә тагын нинди үзгәрешләр көтелә?

- Яңа елдан светофорның кызыл утына чыгучыларга, юл йөрүне көйләүче инспектор хәрәкәтенә игътибар итмәүчеләргә штраф күләме 700дән 1 мең сумга арта. Ә "стоп-линия"гә туктамыйча үтүчеләргә - 800 сум, юл чаты аша кагыйдә бозып чыгучыларга 1 мең сум түләргә туры киләчәк. Шулай ук юл чатында беренче булып үтү хокукына ия булган транспортка юл бирмәү 1 мең сумга төшә.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен Административ кодекска кертелүче үзгәрешләрнең бер өлеше 1 гыйнвардан үз көченә керсә, икенче өлеше 2012 елның 1 июленнән гамәлгә керәчәк. Бу машиналарның дөрес тукталыш ясавы яки туктап торуы белән бәйле. Җәяүлеләр үтү өчен ясалган "зебра"га 5 метр арада туктаган өчен хәзер штраф 300 сум, ә июль башыннан ул 1 мең сумга күтәрелә. Ул тиешсез урында тротуарга кереп туктауны да күздә тота. Маршрут транспорты тукталышларына якын арада (15 метр читтә туктарга кирәк) туктап торуга да штраф күләме арта. Хәзер ул 100 сум булса, 1 июльдән 1 мең сумга җитәчәк. Тукталышка 15 метр арада туктап, пассажир төшерү генә рөхсәт ителә. Трамвай юлларында туктап торучы машина хуҗаларына 1,5 мең сум белән хушлашырга туры киләчәк (хәзер ул 100 сум). Гомумән, тукталыш ясауны тыйган юл билгеләрен санламаган өчен штраф күләме биш тапкыр арттырыла (300дән 1,5 мең сумга кадәр). Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә әлеге юл йөрү кагыйдәләрен бозу 3 мең сум белән билгеләнә. Торак пунктларда юл йөрү кагыйдәләрен бозу 500 сумнан 1,5 меңгә арта, ә федераль әһәмияткә ия шәһәрләрдә 3 мең сум итеп куела.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: