Зәй офыклары

Карак җәзасын алды

Шәһәрдә велосипедлар урлау очраклары булуы турында хәбәр иткән идек. "Без капчыкта ятмый" дигән халык мәкале буенча полиция хезмәткәрләре каракларны тоткарлауга да иреште. Күптән түгел шәһәр судында шундыйларның берсенә карата хөкем карары чыгарылды. Суд эскәмиясенә утыручы агымдагы елның 31 маенда бер подъезд төбеннән велосипед урлаган булган. Хәзер аңа РФ Җинаять кодексының...

Шәһәрдә велосипедлар урлау очраклары булуы турында хәбәр иткән идек. "Без капчыкта ятмый" дигән халык мәкале буенча полиция хезмәткәрләре каракларны тоткарлауга да иреште. Күптән түгел шәһәр судында шундыйларның берсенә карата хөкем карары чыгарылды. Суд эскәмиясенә утыручы агымдагы елның 31 маенда бер подъезд төбеннән велосипед урлаган булган. Хәзер аңа РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе 2нче бүлеге нигезендә, бер елга төзәтү эшләре билгеләнде. Аның хезмәт хакыннан 10 проценты дәүләт хисабына 1 ел тотып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: