Зәй офыклары

Кармакка эләкмәгез!

Даими төстә кисәтүләр ясалып, профилактик эшчәнлек алып барылса да, уяусызлык, саксызлык нәтиҗәсендә төрле җинаять кылучыларның корбанына әйләнүчеләр очрап тора. Мошенниклар, караклар, кеше милкенә, сәламәтлегенә зыян салуны чүпкә дә санамаган җинаятьчеләр исә кешеләрнең илтифатсызлыгыннан бик оста файдалана. Мошенниклар кулыннан зыян күрүчеләр гадәттә өлкән яшьтәгеләр. Алар сәламәтлекне ныгытучы медицина препаратлары, төрле җиһазларны...

Даими төстә кисәтүләр ясалып, профилактик эшчәнлек алып барылса да, уяусызлык, саксызлык нәтиҗәсендә төрле җинаять кылучыларның корбанына әйләнүчеләр очрап тора. Мошенниклар, караклар, кеше милкенә, сәламәтлегенә зыян салуны чүпкә дә санамаган җинаятьчеләр исә кешеләрнең илтифатсызлыгыннан бик оста файдалана.

Мошенниклар кулыннан зыян күрүчеләр гадәттә өлкән яшьтәгеләр. Алар сәламәтлекне ныгытучы медицина препаратлары, төрле җиһазларны алданып, кыйммәт бәягә сатып алалар. Бер кармакка эләктергәч, җинаятьчеләр аларны тиз генә ычкындырмый. Шулай ук төрле авырулардан дәвалыйм дип вәгъдә итүчеләргә дә ышанырга ярамый. Болары гипноз ярдәмендә үзең белән булган барлык акчаңны алып бетерергә мөмкин. Кызганычка каршы, яшь кешеләр арасында да алданучылар бар. Алар күбрәк соңгы вакытта популярлашкан банк карталары белән бәйле мошенниклык гамәлләре корбаннары була.

Күптән түгел мондый хәлгә 1966 елда туган Зәй кешесе ("Мефро уилз Россия - Зәй заводы" хезмәткәре) дучар була. 18 июльдә кич белән аның кәрәзле телефонына сезнең банк картагыз ябылды, дигән СМС хәбәр килә. Һәм акчаларны югалтмау өчен билгеле номерга шалтырату сорала. Ул якындагы банкоматка барып, телефон аша кушылган барлык операцияләрне эшли, нәтиҗәдә мошенниклар ир-атның банк картасындагы 9 мең сумнан артык акчасын үзләштерә.

Җәйге чорда кешеләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә ешаеп китүче тагын бер җинаять төре - ул урлашу. Эссе көндә елга буйларында су коенучыларның кәрәзле телефоннарын, акчаларын урлау фактлары районда да күзәтелә. Эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә 4 очрак теркәлгән. Алар барысы да ваемсыз рәвештә әйберләрен караучысыз килеш калдырып китүчеләр. Полиция башлыгының оператив эш буенча урынбасары Рәмис Мөхәммәтдинов боларга охшаш җинаятьләргә юл куймау милкебез, сәламәтлегебез өчен мөһим булуын искәртә. Шулай ук ул террорчылык актларыннан сак булырга чакыра, Казанда дин әһелләренә карата кылынган җинаятьнең уяулыкны бермә-бер арттыруны соравын азсызыклый.

- Аз гына шикләндергән кешеләр турында да тиешле органнарга шалтырату кирәк. Аның гаепсез кешеме, әллә мошенник, карак, террорчылык актлары кылырга сәләтлеме икәнен без тиз арада ачыклыйбыз. Бары тик һәркемнән уяу булу сорала, - ди ул.

Чыннан да, җинаятьчеләрнең янәшәбездә генә булу мөмкинлеге турында онытмыйк. Кинәт кенә пәйда булган күршеләргә, сәер күренешләргә игътибарлы булыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: