Зәй офыклары

Кайда эшләгәнеңне онытырга ярамый

Зәй шәһәр прокуратурасы "Коррупциягә каршы көрәш турында" Федераль Законга нигезләнеп, янгын күзәтчелеге бүлегендә РФ Хезмәт кодексы таләпләре үтәлешен тикшерде. Бүлек башлыгы урынбасары вазифасын биләүче хезмәткәр, дәүләт хезмәткәре булуын "онытып", "МАН" маркалы автомобиль сатып ала һәм йөк ташу эшләре башкару өчен аны икенче берәүгә бирә. Ләкин ул автомобиль белән хезмәт башкаручыга...

Зәй шәһәр прокуратурасы "Коррупциягә каршы көрәш турында" Федераль Законга нигезләнеп, янгын күзәтчелеге бүлегендә РФ Хезмәт кодексы таләпләре үтәлешен тикшерде.

Бүлек башлыгы урынбасары вазифасын биләүче хезмәткәр, дәүләт хезмәткәре булуын "онытып", "МАН" маркалы автомобиль сатып ала һәм йөк ташу эшләре башкару өчен аны икенче берәүгә бирә. Ләкин ул автомобиль белән хезмәт башкаручыга эш хакы түләми. Шул сәбәпле, соңгысы прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

Билгеле законнар нигезендә дәүләт хезмәте башкаручыларга өстәмә хезмәт алып бару, чит кеше хезмәтеннән файдалану, низаглы ситуацияләр тудыру рөхсәт ителми.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуроры законга каршы килүче гамәлләрне туктатырга кирәклеге турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча төп идарәсе башлыгы исеменә күрсәтмә язды. Әлеге күрсәтмә нигезендә идарәнең территориаль бүлеге башлыгы хезмәткәргә дисциплинар кисәтү ясау тәртибендә җәза бирде. Өстәвенә, машина йөртүчегә тиешле хезмәт хакы да түләтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: