Зәй офыклары

“Кайда үлем саталар, хәбәр ит!”

Хәзерге вакытта илдә наркотиклар белән бәйле хәл аларның законсыз әйләнеше һәм медицина максатында булмаган куллану арту, шулай ук ВИЧ-инфекциясе, вируслы гепатит авыруы таралу белән характерлана, ә бу исә дәүләт иминлегенә, ил икътисадына, халыкның сәламәтлегенә җитди куркыныч тудыра дигән сүз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, наркотиклар белән сату итүчеләрне ачыклауда һәм наркоманиянең таралуына юл...

Хәзерге вакытта илдә наркотиклар белән бәйле хәл аларның законсыз әйләнеше һәм медицина максатында булмаган куллану арту, шулай ук ВИЧ-инфекциясе, вируслы гепатит авыруы таралу белән характерлана, ә бу исә дәүләт иминлегенә, ил икътисадына, халыкның сәламәтлегенә җитди куркыныч тудыра дигән сүз.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, наркотиклар белән сату итүчеләрне ачыклауда һәм наркоманиянең таралуына юл куймауда хокук саклау органнарына киң җәмәгатьчелекнең ярдәме зур.

14-25 мартта "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе үткәрелә. Әгәр дә сездә "үлем белән сату итүче" урыннар яки кешеләр турында мәгълүмат булса, бу турыда кичекмәстән "02" һәм 7-02-02, 7-14-21 "ышаныч телефоны"на шалтырата яки Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 41нче йорт адресы буенча хат юллый аласыз.

Бер генә хәбәр дә игътибардан читтә калмаячак. Наркотикларга каршы көрәштә нәтиҗәле эш һәм балаларыбыз киләчәге бездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: