Зәй офыклары

Казанда канунсыз "фанфурик" сату очраклары фаш ителде

Казанда составында спирт булган лосьоннарны канунсыз сатуның ике очрагы ачыкланган. Составында күп күләмдә этил спирты булган төнәтмә, бизәнү лосьоннарын халык телендә "фанфурик" дип йөртәләр. Менә шул "фанфурик"ларны канунсыз сату юлы ачыкланган. Аларны сәүдә павильоннарына урнаштырылган автоматлар аша сатканнар. Моның өчен Казанның тынычрак урыннары сайланган. Тамак чылатырга яратучыларны әлеге лосьоннар арзан...

Казанда составында спирт булган лосьоннарны канунсыз сатуның ике очрагы ачыкланган. Составында күп күләмдә этил спирты булган төнәтмә, бизәнү лосьоннарын халык телендә "фанфурик" дип йөртәләр. Менә шул "фанфурик"ларны канунсыз сату юлы ачыкланган. Аларны сәүдә павильоннарына урнаштырылган автоматлар аша сатканнар. Моның өчен Казанның тынычрак урыннары сайланган. Тамак чылатырга яратучыларны әлеге лосьоннар арзан бәясе һәм составында спирт күп булуы белән җәлеп иткән.

- Республика халкы уяу булсын иде, - дип искәртә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе. - Шундый аппаратлар күргән очракта безнең инспекциягә, яки "Халык контроле" хезмәтенә җиткерергә кирәк.
Сүз уңаеннан, мондый фактлар Саратов өлкәсендә дә ачыкланган иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: