Зәй офыклары

Коррупциячел гамәлләрне профилактикалау буенча эшләүче органнар төзү карала

Агымдагы елның 15 июленнән Россия Федерациясе Президентының "Коррупциягә каршы гамәлләр буенча эшчәнлекне оештыруны камилләштерү чаралары турында" 364нче боерыгы гамәлгә керде. Ул коррупциягә каршы гамәлләрне координацияләүче комиссиянең Россия Федерациясе субъектларында дәүләт власте башкарма орган җитәкчесе каршында югары орган булуын ассызыклый. Комиссиянең төп бурычы - гражданнар, массакүләм мәгълүмат чаралары, киң җәмәгатчелек, фәни...

Агымдагы елның 15 июленнән Россия Федерациясе Президентының "Коррупциягә каршы гамәлләр буенча эшчәнлекне оештыруны камилләштерү чаралары турында" 364нче боерыгы гамәлгә керде.

Ул коррупциягә каршы гамәлләрне координацияләүче комиссиянең Россия Федерациясе субъектларында дәүләт власте башкарма орган җитәкчесе каршында югары орган булуын ассызыклый. Комиссиянең төп бурычы - гражданнар, массакүләм мәгълүмат чаралары, киң җәмәгатчелек, фәни оешмаларның коррупциягә каршы гамәлләр буенча РФ субъектлары башкарма власте органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү, халыкны коррупциягә каршы алып барылучы чаралар белән таныштыру.

Куелган бурычларны үтәү йөзеннән, комиссия коррупциягә каршы гамәлләр программасы тормышка ашырылышына җәмәгатьчелек контроле ясалуга да ярдәм күрсәтергә тиеш. Бу массакүләм мәгълүмат чараларында, интернет челтәрендә программаларның гамәлгә ашырылышы барышы бирелеп баруга кагыла.

Коррупциячел гамәлләрне профилактикалау буенча эшләүче әлеге орган дәүләт оешмаларында эшләүче затларның керемнәр, чыгымнар, милек мәсьәләләре буенча белешмәләре дөреслеген тикшерергә хокуклы.

Россия Федерациясе субъектлары дәүләт власте югары башкарма органнары җитәкчеләренә өч ай эчендә коррупциячел гамәлләргә каршы эшчәнлекне координацияләү комиссиясе оештырырга тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: