Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше

Күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында Зәй шәһәре прокуроры аңлата

Балалары булган гаиләләргә ипотека буенча торак кредитлары (заемнар) буенча йөкләмәләрне түләү өлешендә дәүләт ярдәме чаралары озайтылды.

Дәүләт ярдәме 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр туган өченче һәм аннан соңгы бала булган гаиләләргә түләнә.
 

“Федераль закон нигезендә күп балалы гаиләләргә ипотека кредитын (займны) тулысынча яки өлешчә түләү өлешендә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары билгеләнде. Мондый дәүләт ярдәмен гражданнар 2023 елның 1 июленә кадәр төзелгән бер кредит килешүенә карата бары тик бер генә тапкыр файдалана ала. Бу чара 2023 елның азагына кадәр дәвам итә”, - дип аңлатма бирә шәһәр прокуроры Ринат Кәримов.
 

Моннан тыш, күчемсез милек объектында өлеш сатып алу нәтиҗәсендә торак урын гражданның һәм аның баласының гомуми милкенә, йә ир белән хатынның һәм аларның баласының гомуми милкенә кергән очракта ипотека кредитлары (заемнар) буенча йөкләмәләрне тулысынча яки өлешчә капларга мөмкинлек бирәчәк төзәтмәләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев