Зәй офыклары

Күп балалы гаиләләр җир ала

Россия Президентының өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү турында карарын үтәү йөзеннән республикада, шул исәптән безнең районда җитди эш бара. Югары Пәнәче һәм Сәвәләй җирлекләрендә дистәдән артык кишәрлек күп балалы гаиләләргә бирелде. Ә шәһәр территориясеннән җир кишәрлеге алу өчен беренчеләрдән булып гариза язган...

Россия Президентының өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү турында карарын үтәү йөзеннән республикада, шул исәптән безнең районда җитди эш бара. Югары Пәнәче һәм Сәвәләй җирлекләрендә дистәдән артык кишәрлек күп балалы гаиләләргә бирелде. Ә шәһәр территориясеннән җир кишәрлеге алу өчен беренчеләрдән булып гариза язган 10 гаиләгә узган атнада Воздвиженка бистәсеннән җир биләмәләре күрсәтелде. Вадим Мишин исемен йөртәчәк бу урамнан кишәрлек алучы берничә гаиләгә җирне рәсмиләштерү турындагы таныкламаларны тантаналы төстә район башлыгы Татьяна Воропаева тапшырды.

- Бу урамны без киләчәктә иң матур, балалар тавышыннан гөр килеп торучы урын булыр дип күзаллыйбыз. Кемнең үз хуҗалыгында нәрсә төзи башларга мөмкинлеге бар, тиз арада аңа керешү мөһим. Чөнки закон нигезендә төзелеш башлау өчен өч ел вакыт бирелә, хәлегездән килгәнчә, күркәм йортлар җиткереп, бәрәкәтен күреп яшәгез, - диде район башлыгы, күңелле вакыйга шатлыгы белән уртаклашып. Һәм ул хәзерге вакытта йортларны нигезеннән башлап эчке эшләренә кадәр төгәлләп бирүче оешмалар булуын, шәһәрдә бу эшкә Зәй промышленность-төзү комбинаты алынырга теләк белдерүен, яңа урамга киләчәктә газ үткәрү мәсьәләсе дә уңай хәл ителәчәген әйтте. Воздвиженка бистәсенең Вадим Мишин урамында 11,5әр сутыйлы 95 җир кишәрлеге бүлү өчен махсус карар чыгарылган. Шушы кадәр иркен урында үз хуҗалыкларын булдыру мөмкинлеге бирелүгә гаиләләр сөенеп туя алмый. Мәсәлән, Яңа шәһәрдә ике бүлмәле фатирда яшәүче Гөлчәчәк белән Самат Әхмәтҗановларның 14 һәм 9ар яшьлек игезәк балалары бар. Алар үскән саен фатирның кысанаюы сизелә, җитмәсә, игезәкләр бик шуклар, үз җиребездә йорт тергезәчәкбез, ди Гөлчәчәк. Әти-әниләре белән яшәүче Валентина һәм Ринат Әгълиуллиннар да тиз арада төзелеш эшләрен башлап җибәрергә ниятлиләр. Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев әйтүенчә, бүгенге көнгә күп балалы 281 гаилә бушлай җир кишәрлеге сорап гариза язган. 150 гаиләгә җир бирү турында карар чыгарылган. Гомумән, район буенча 300дән артык кишәрлек ызанланган, алар үз хуҗаларын көтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: