Зәй офыклары

Күп балалы әниләргә пенсия билгеләү

Пенсия законнары нигезендә 5 һәм аннан күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләп үстергән әниләр күп балалы ана дип таныла. Шәһәр-районда шундый 861 әни бар. Гаиләне дәүләт яклавын тәэмин итү программасы кысаларында картлык буенча хезмәт пенсиясе күп балалы әниләргә өстенлекле шартларда: 15 елдан да ким булмаган хезмәт стажы белән...

Пенсия законнары нигезендә 5 һәм аннан күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләп үстергән әниләр күп балалы ана дип таныла. Шәһәр-районда шундый 861 әни бар. Гаиләне дәүләт яклавын тәэмин итү программасы кысаларында картлык буенча хезмәт пенсиясе күп балалы әниләргә өстенлекле шартларда: 15 елдан да ким булмаган хезмәт стажы белән гомумбилгеләнгән пенсия яшеннән (55 яшь) 5 ел алда, ягъни 50 яшьтә билгеләнә. Пенсияне алдан билгеләтү өчен төп шарт булып балаларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү тора. Шуңа күрә ана кеше һәр баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләмәгән очракта, пенсиягә өметләнә алмый. Ә нинди сәбәп белән тәрбияли алмаган - монысы әһәмияткә ия түгел (ана хокукыннан мәхрүм ителү, баланың үлеме, пенсия билгеләтү вакытына балага 8 яшь тулмау һ.б.).

Россия Федерациясе Гаилә кодексының 71нче маддәсе, 1 пункты нигезендә бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгән аналар балалар белән туганлык хокукларына нигезләнгән барлык хокукларын югалталар, шул исәптән алдан пенсия билгеләтү хокукын да.

Шунысын да әйтергә кирәк, уллыкка яки кызлыкка бала алып, аны 8 яшькә кадәр карап үстергән хатын-кызлар үз балаларын тәрбияләүче күп балалы аналар белән бер хокуклы, алар алдан пенсиягә чыга ала, шул ук вакытта алар бу турыда серне беркемгә дә ачмаска хокуклы, чөнки Гаилә кодексы нигезендә баланың туу турында таныклыгына ул тәрбиягә алучы итеп түгел, үз әнисе дип языла. Уллыкка яки кызлыкка бала алып үстерүне сер итеп саклау закон белән яклана, серне чишүче затлар җаваплылыкка тартыла. Үз балалары белән бергә үги кыз яки ул тәрбияләүче хатын-кызлар ташламалы пенсиягә хокуклы түгел. Моның өчен аларга балаларны 8 яше тулганчы үз улы яки кызы итеп яздырып тәрбияләү зарур. Һәр баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләү, әмма гомуми 3 елдан артмаска тиеш, хатын-кызның иминият стажына кертелә. Баланың туу һәм 8 яшькә җитү фактын раслаучы документ сыйфатында туу турында таныклык, гражданлык хәле актлары язмасыннан күчермә, паспорт күчермәсе, үлү турында таныклык, торак органнарыннан белешмә һ.б. китерелә. Ә баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләү фактын раслаучы документ сыйфатында тиешле мәгълүмат белән торак органнары яки җирле үзидарә органнары белешмәсе һәм башка документлар, кайбер очракларда фактны дәлилләүче суд карары китерелә. Иминиятләнгән зат буларак теркәлгәнчегә кадәрле иминият стажы хезмәт кенәгәсе яки эш бирүче белешмәсе, ә алар булмаганда, архив органнары һәм Пенсия фонды идарәсе мәгълүматлары белән раслана. Баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү чорын эшләмәүче хатын-кызлар баланың туу турында таныклыгы һәм 1,5 яшькә җитү турында документлар белән раслый, ә эшләүче хатын-кызлар өчен хезмәт кенәгәсен китерү дә җитә.

З. Йосыпова,

Пенсия фонды идарәсе башлыгы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: