Зәй офыклары

Күп эш башкарылды

12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне. Ул Россиядә 1996 елдан билгеләп үтелә. Закон сагында торучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан без шәһәр прокуроры Константин Копосов белән очрашып, башкарылган эшләр, агымдагы елга планнар турында сөйләштек, райондашларыбызның конституцион хокуклары ни дәрәҗәдә ышанычлы яклануы белән кызыксындык. - Прокуратура хезмәткәрләре эшчәнлеген Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә алып...

12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне. Ул Россиядә 1996 елдан билгеләп үтелә. Закон сагында торучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан без шәһәр прокуроры Константин Копосов белән очрашып, башкарылган эшләр, агымдагы елга планнар турында сөйләштек, райондашларыбызның конституцион хокуклары ни дәрәҗәдә ышанычлы яклануы белән кызыксындык.

- Прокуратура хезмәткәрләре эшчәнлеген Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә алып бара. Без төп закон үтәлешен, гражданнарның хокуклары тиешле дәрәҗәдә яклануын, халык мәнфәгатьләрен яклаучы законнар, РФ кодекслары үтәлүен күзәтәбез.

15 кешелек коллектив һөнәри бәйрәмне югары эш күрсәткечләре белән каршы ала. Ел нәтиҗәләре буенча прокурор урынбасары Гөлсинә Нуриева «Татарстанның иң яхшы дәүләт гаепләүчесе» исеменә лаек булды. Ә башкарылган эшләргә аерым тукталсак, тикшерүләр барышында узган ел барлыгы 2682 закон бозу очрагы ачыкланды, бу алдагы ел белән чагыштырганда, бер меңгә артык. Аеруча гражданнарның социаль, хезмәт хокуклары тиешле дәрәҗәдә яклануга игътибар бирелде. Ел дәвамында торак-коммуналь хуҗалыгы сферасына, хезмәтне яклауга кагылышлы һәм балигъ булмаганнар хокукларын яклау буенча күп эш башкарылды. Мәсәлән, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә административ җаваплылыкка тарту буенча - 18, хезмәт хакын үз вакытында түләмәү буенча 48 карар чыгарылды һәм хезмәт хакы мәсьәләсендә кергән 470 гариза тикшерелеп, гражданнарның хокукы якланды. Чөнки тир түгеп хезмәт куйган кеше хезмәт хакын үз вакытында алырга тиеш. Хезмәт хакын үз вакытында түләмәүче оешмалар исемлегенә ипи заводы да өстәлде.

Балигъ булмаганнар хокукларын яклау буенча ел дәвамында 60тан артык административ карар чыгарылды. Алар нигездә балаларын тиешле дәрәҗәдә тәрбия кылмаучыларга кагыла. Шәһәр прокуратурасы тарихында беренче тапкыр 40тан артык алимент түләмәүче җинаять җаваплылыгына тартылды. Алга таба да без алимент түләүдән качып йөрүчеләр белән кырыс эшләүне күз уңында тотабыз. Быел 24 кешегә карата ата-ана хокукыннан мәхрүм итү гаризасы канәгатьләндерелде. Әлбәттә, бу бик күп, без баланың гаиләдә яхшы тәрбия алу ягында булсак та, тәртипсез тормыш алып барган, баласын карамаган кешеләрдә сабыйларны интектерүгә юл куя алмыйбыз. Бу ата-анага берничек тә тәэсир итеп булмаган очракта гына эшләнә.

Шулай ук салым, бюджетка кагылышлы законнар үтәлеше дә тикшерелде. Ул билгеле булганча, беренче чиратта, коррупциячел гамәлләргә юл куймау максатын күз уңында тотты. Без муниципаль хезмәткәрләрне генә түгел, коммерция оешмаларын да тикшердек. Коррупциягә каршы эшчәнлек быел да дәвам итәчәк, бу турыда Россия Һәм Татарстан Президентлары чыгышларында да әйтелде. Шул ук вакытта эшмәкәрләрнең төрле органнар тарафыннан еш тикшерелеп, хокуклары бозылуга юл куймау да игътибар үзәгендә булды һәм булачак. Ил икътисады үссен өчен аларның закон нигезендә якланып, тыныч, нәтиҗәле эшләве кирәк.

Ә инде тәртип бозу, җинаятьчелеккә каршы эшчәнлектә хокук саклау органнары белән берлектә соңгы елларда районда тотрыклылыкка ирештек дисәк тә, ялгыш булмас. Профилактик эшчәнлек нәтиҗәсендә бездә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр үсеше күзәтелми. Агымдагы елда үтерү белән бәйле җинаятьләр бездә кылынмады, район территориясенә мәет китереп ташлау очраклары булды. Полиция һәм прокуратура хезмәткәрләренең оператив эшләве нәтиҗәсендә кеше үтерү белән бәйле 5 җинаять тә кайнар эздән ачылды. Шулай ук кеше сәламәтлегенә зур зыян салу белән бәйле 12 җинаять ачыкланып, эш судка тапшырылды.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык хезмәттәшләремне тәбрик итәм, алга таба яхшы хезмәт уңышлары, гаиләләренә иминлек телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: