Зәй шәһәр суды бу көннәрдә 35 яшьлек бер шәһәр кешесенә карата урлашу очрагы буенча хөкем карары чыгарды. Исерек хәлдәге ир-ат янәшә бүлмәдән, хуҗа өйдә юклыктан файдаланып, кәрәзле телефон урлап чыга һәм шуның белән 6490 сумлык зыян китерә. Тикшерү барышында ул үз гаебен тулысынча таный. Прокуратура вәкиле белән килешеп, суд аңа...
Зәй шәһәр суды бу көннәрдә 35 яшьлек бер шәһәр кешесенә карата урлашу очрагы буенча хөкем карары чыгарды.
Исерек хәлдәге ир-ат янәшә бүлмәдән, хуҗа өйдә юклыктан файдаланып, кәрәзле телефон урлап чыга һәм шуның белән 6490 сумлык зыян китерә.
Тикшерү барышында ул үз гаебен тулысынча таный. Прокуратура вәкиле белән килешеп, суд аңа карата 1 ел да 10 айга җәза бирү карары чыгарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа