Зәй офыклары

Куркынычсызлык таләпләре үтәлергә тиеш

Шәһәр прокуратурасы белем бирү учреждениеләрендә балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү таләбен катгый куя. Бу уңайдан прокуратура хезмәткәрләре закон таләбе үтәлешен тикшерде. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" Законы нигезендә белем бирү учреждениеләре үзендә укучы, тәрбияләнүче, эшләүче кешеләрнең сәламәтлеге, гомере өчен җаваплы. Шулай ук аларның хокуклары һәм ирекләре бозылуга да юл куелырга тиеш түгел....

Шәһәр прокуратурасы белем бирү учреждениеләрендә балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү таләбен катгый куя.

Бу уңайдан прокуратура хезмәткәрләре закон таләбе үтәлешен тикшерде. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" Законы нигезендә белем бирү учреждениеләре үзендә укучы, тәрбияләнүче, эшләүче кешеләрнең сәламәтлеге, гомере өчен җаваплы. Шулай ук аларның хокуклары һәм ирекләре бозылуга да юл куелырга тиеш түгел. Моның өчен һәртөрле гарантияләнгән шартлар тудырылган булу мөһим.

Тикшерүләр барышында прокуратура хезмәткәрләре районның кайбер белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык таләпләре тиешле дәрәҗәдә үтәлмәүне ачыклады. Нәтиҗәдә алар Зәй шәһәр судына 7 белем бирү учреждениесе җитәкчесенә карата төгәлсезлекләрне бетерүне таләп итү турында гариза белән мөрәҗәгать итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: