Зәй офыклары

Кыргый хайваннарны бәрдерүдән сак булу кирәк

Соңгы вакытта Зәй районы юлларында кыргый хайваннарны бәрдерү очраклары ешайды. Мәсәлән, 2015 елның 16 декабрендә Зәй-Сухрай юлында билгесез машина йөртүче пошины бәрдерә. Ә быел исә тагын шундый ике очрак булды. 7 гыйнварда Зәй-Уратма юлында "Тойота" автомобиле пошины бәрдереп, кыргый хайван һәлак булды, машинада зыян күрүчеләр юк. Соңгы очрак исә янәдән...

Соңгы вакытта Зәй районы юлларында кыргый хайваннарны бәрдерү очраклары ешайды. Мәсәлән, 2015 елның 16 декабрендә Зәй-Сухрай юлында билгесез машина йөртүче пошины бәрдерә. Ә быел исә тагын шундый ике очрак булды. 7 гыйнварда Зәй-Уратма юлында "Тойота" автомобиле пошины бәрдереп, кыргый хайван һәлак булды, машинада зыян күрүчеләр юк. Соңгы очрак исә янәдән Зәй-Сухрау юлында 13 гыйнварда кабатланды. Биредә кичке сәгать биштә "Газель" машинасы юл аркылы чыгучы пошины бәрдерә. Шул сәбәпле ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрдән урман эчләреннән, кырлардан үтүче машина юлларында сак хәрәкәт итүне сорый. Кыргый хайваннарның юлга чыгу куркынычы булган урыннарда махсус юл билгеләре куелган, аларга игътибарлы булып, тизлекне контрольдә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: