Зәй офыклары

Кырын эш барыбер беленә

Агымдагы елның 17 гыйнварында эчке эшләр бүлегенең дежур частенә иртән Яңа шәһәр боҗрасы янәшәсендәге "Камилла" кибете тирәсендә бер хатын-кызга һөҗүм итеп, әйберләрен урларга теләүләре турында хәбәр алына. Оператив төркем урынга чыгып тикшерү эшләре алып бара башлагач, әлеге хатын-кызның эшкә соңга калган өчен дисциплинар җаваплылыктан качып, ялганлавы билгеле була. Баксаң, әлеге...

Агымдагы елның 17 гыйнварында эчке эшләр бүлегенең дежур частенә иртән Яңа шәһәр боҗрасы янәшәсендәге "Камилла" кибете тирәсендә бер хатын-кызга һөҗүм итеп, әйберләрен урларга теләүләре турында хәбәр алына. Оператив төркем урынга чыгып тикшерү эшләре алып бара башлагач, әлеге хатын-кызның эшкә соңга калган өчен дисциплинар җаваплылыктан качып, ялганлавы билгеле була.

Баксаң, әлеге хатын-кыз эшкә соңарган. Хезмәт урыныннан аның кайдалыгын белешеп эзли башлагач, ул хезмәттәшләренә дә, әтисенә дә үзенә һөҗүм итүләрен, арттан килеп башына сугып әйберләрен урларга теләүләрен әйтә, ә әтисе бу хакта полиция бүлегенә шалтыра. Соңыннан хатын-кыз моны эш урыныннан кумасыннар өчен генә уйлап чыгаруын әйтә.

- Аңа әлеге гамәле өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.13 маддәсе буенча җавап бирергә туры киләчәк. Ә бу - 1500дән 2000 сумга кадәр штраф дигән сүз. Бу хатын-кыз шулай итеп үзен дә уңайсыз хәлгә калдырды, полиция хезмәткәрләрен дә юк эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр итте, - ди район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе юстиция майоры Рөстәм Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: