Зәй офыклары

Кырын эшләр, кыңгыр эшләр...

Эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, 22 август - 5 сентябрьдә районда хокук бозу очраклары буенча 75 гариза теркәлгән. 23 августа һәм 1 сентябрьдә "Сбербанк России" пластик карталарыннан акчалар урлау очракларына аерым тукталып үтәсе килә. Бер очракта - 9 мең 500 сум, икенче очракта 200 мең сум акча урланган. Ике факт...

Эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, 22 август - 5 сентябрьдә районда хокук бозу очраклары буенча 75 гариза теркәлгән.

23 августа һәм 1 сентябрьдә "Сбербанк России" пластик карталарыннан акчалар урлау очракларына аерым тукталып үтәсе килә. Бер очракта - 9 мең 500 сум, икенче очракта 200 мең сум акча урланган. Ике факт буенча да җинаять кылуда шикләнелүчеләр тоткарланган. Әмма банк карталарына һәркемнең игътибарлы булуы, аларны караклар күзе төшәрлек урыннарда сакламау сорала. Районда урлашуның башка очраклары да бар. 23 августта бер остаханәдән сейфны ватып, 150 мең сум акча һәм ноутбук урлаганнар. Моның буенча 30 яшьлек элек тә хөкем ителгән зәйле тоткарланган. 31 августа 15 сәгать 30 минутта шәһәрдәге бер кибеттә сатучыга пычак белән янап кассадагы акчаларны таләп иткәннәр. Бу җинаятьтә гаепләнеп 24 яшьлек эшсез ир-егет тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: