Зәй офыклары

Кыйнап үтергән

Тукай районара тикшерү бүлеге 11 сентябрьдә РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсе 4нче өлеше буенча (белә торып кеше сәламәтлегенә үлемгә китерердәй авыр зыян салу) җинаять эше кузгатты. 11 сентябрьдә Энергетиклар урамындагы "Радуга" кибете янында аңсыз ятучы бик нык кыйналган ир-ат ятуы турында хәбәр алына. Ул 1965 елда туган бернинди яшәү урыны...

Тукай районара тикшерү бүлеге 11 сентябрьдә РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсе 4нче өлеше буенча (белә торып кеше сәламәтлегенә үлемгә китерердәй авыр зыян салу) җинаять эше кузгатты.

11 сентябрьдә Энергетиклар урамындагы "Радуга" кибете янында аңсыз ятучы бик нык кыйналган ир-ат ятуы турында хәбәр алына. Ул 1965 елда туган бернинди яшәү урыны булмаган Нәҗип (исемнәр үзгәртелде) булып чыга. Дәваханәгә китерелгән Нәҗип озак яшәми, алган яралардан шунда җан бирә. Әлеге җинаятьне ачыклау өчен тикшерү эше башлана. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренең планлы грамоталы эше нәтиҗәсендә моны ачыклау әллә ни күп вакыт сорамый. Үтерүченең шулай ук бернинди яшәү урыны булмаган 1957 елгы Гомәр икәнлеге ачыклана. 11 сентябрьгә каршы төндә ике ир-ат бергәләп нык кына эчәләр. Дусларча башланган күңел ачу ызгыш-талашка кереп китә. Югарыда әйтелгән кибет янында Гомәр исерек Нәҗипне бәргәли башлый, егылган исерекнең кая туры килә шул төшенә типкәли һәм ташлап китә.

Гомәр сораштыру вакытында үз гаебен тулысынча таныды. Шәһәр суды, тикшерүче үтенече буенча җәза төре буларак, аны сак астына алу карарын чыгарды. Тикшерү эше дәвам итә.

С. Трошин,

районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: