Зәй офыклары

Кызганабыз түгелме?..

Эчке эшләр бүлегеннән һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтеннән атна саен алынган мәгълүматларда алкоголь кулланучыларның төрле маҗараларга юлыгуы, тәртип бозуы турында еш хәбәр ителә. Күптән түгел бу хәлләрне миңа үз күзләрем белән күрергә туры килде. Безгә халык дружинасы составында кичке шәһәр буйлап җәмәгать тәртибен саклау чираты җиткән иде. Ул көнне...

Эчке эшләр бүлегеннән һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтеннән атна саен алынган мәгълүматларда алкоголь кулланучыларның төрле маҗараларга юлыгуы, тәртип бозуы турында еш хәбәр ителә. Күптән түгел бу хәлләрне миңа үз күзләрем белән күрергә туры килде. Безгә халык дружинасы составында кичке шәһәр буйлап җәмәгать тәртибен саклау чираты җиткән иде.

Ул көнне җәмәгать тәртибен саклауга ведомстводан тыш каравыл-сак бүлеге хезмәткәрләре билгеләнде. Ә халык дружинасы составында безнең белән 1, 2нче мәктәпләр һәм балалар иҗат йорты педагоглары чыкты.

Кичке дежурга наряд биргән полиция башлыгы урынбасары Олег Камалюков Яңа ел бәйрәмнәре үтсә дә, әле шәһәр халкы арасында "кәефләнеп", гауга чыгарып йөрүчеләрнең очрап торуын ассызыклады, шуңа күрә кибет, кафе, бар тирәләренә аеруча игътибарлы булу, сыра сатуны чикләүче федераль закон үтәлешен җитди контрольдә тоту кирәклеген искәртте, урланган "ВАЗ-2110" һәм чит ил машинасы турында ориентировка бирелде. Ә без - халык дружинасы әгъзалары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, куелган бурычны үтәү, ягъни җәмәгать тәртибен саклауга үз өлешебезне кертү нияте белән шәһәрнең төрле микрорайоннарына таралдык.

Миңа ведомстводан тыш каравыл-сак бүлегенең өлкән сержантлары Ринат Хаҗиәхмәтов һәм Низами Мәҗитов белән бергәләп шәһәрнең "мокрый" дип йөртелүче өлешендә җәмәгать тәртибен күзәтергә туры килде. Безгә билгеләнгән Нефтьчеләр проспекты, Ялчыгол, Казан, Баныкин, Чапаев, Ленин урамнарын берничә кат әйләнеп чыгып, тәртип булуына инангач, полиция хезмәткәрләре күрше микрорайоннардагы кибет, кафе тирәләрен күзәтергә кереште. Яңа шәһәрнең "Аркадия" ял комплексын күздән кичергәч, "Татарстан" кибете тирәсен дә урап узарга ниятләдек. Егетләр әйтүенчә, әлеге урыннарда тәртип бозу очраклары еш күзәтелә, шуңа күрә бу урыннар җитди контрольдә тора икән. Чыннан да, кибет тирәсенә якынлашуга, биредә кызмача ир-егетләргә юлыктык. Полиция хезмәткәрләренә алар кибеткә кефир алырга килдек, дип тәкрарласа да, хәмер эзләп килүләре сизелеп тора.

- Кызмача хәлдә булучының нинди дә булса хулиганлык яки хокук бозуына юл куймас өчен, дежур бүлеккә алып барып, беркетмә төзү һәм үзәк дәваханәдә аның исереклек дәрәҗәсен билгеләтү мөһим. Әгәр ул өенә кайтып җитәрлек дип бәяләнсә, без аны кисәтү ясап җибәрәбез, ә инде нык исерек булса, айныганчы дәваханәнең махсус бүлмәсендә тотыла, - дип аңлатты Низами Мәҗитов.

Полициянең дежур бүлегендә дә, дәваханәдә дә исерекләрне шактый күрергә туры килде. Араларында кемнәр генә юк?! Беркетмә тутырганда аларның күпчелегенең даими эш урыннары булмавы, аз гына акча юнәтүгә, кәеф-сафа корып, тәртип бозып йөрергә гадәтләнүләре ачыкланды. Полиция хезмәткәрләре аларның күбесен танып белә. Ни өчен кәеф-сафа корып йөрисең, вакытыңны полициядә беркетмә тутыртып үткәрүгә караганда, берәр файдалы эш башкарып, гаиләңне тәэмин итеп сөендерү яхшырак түгелме, дип кызыксындым берсеннән. Бу дөньяда бер генә яшибез, рәхәтен татып калырга кирәк, дип җаваплады ул. Күрәсең, аның өчен дөньяның рәхәте эчеп-исереп йөрүдә. Ә янәшәдә торган икенчесе минем сораудан уңайсызланып китте. Минем турыда зинһар язмагыз, бүтән мондый хәлдә йөрмәм, ди. Әле оят дигән нәрсә бар икән, монысы өметле дип сөенеп куйдым.

Әмма мине бер нәрсә гаҗәпләндерде. Полиция хезмәткәрләре исерекләрне урамнарда тоткарлап, башта дежур бүлеккә, аннан үзәк дәваханәгә алып килә. Әгәр нык исерек дип бәяләнмәсә, юлда тәртип бозмасыннар дип, аларны өйләренә кадәр озатып та куялар. Әлбәттә, алар бирелгән күрсәтмәне үти. Ә штраф күләме - нибары 100 сум. Ни өчен бу кадәр кадер-хөрмәт күрсәтәбез бу исерекләргә? Ни өчен аларга законнар каты түгел? Дәваханәгә алып киленгән берәү, хәтта җылыга тиенеп, рәхәтләнеп, гырлый-гырлый йоклый ук башлады. Өстәвенә, "пес" итеп тә җибәрде. Кем җыештырырга тиеш аның артыннан? Хәмер эчеп, кешелек сыйфатларын бөтенләй югалтып барабыз түгелме, җәмәгать...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: