Зәй офыклары

“Легаль булмаган мигрант” операциясе төгәлләнде

29 июньнән 9 июльгә кадәр Татарстанда "Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактик операциясе бара. Ул миграция законнарын бозып, чит ил гражданнарын сәүдә өлкәсендә җәмәгать туклануы тармагында, базарларда, төзелештә, төрле оешмаларда хезмәткә тартуга юл куймауны үз эченә ала. Бу максаттан һәр урында рейдлар оештырыла. Операция барышында Татарстан буенча федераль миграция хезмәткәрләре тарафыннан чит...

29 июньнән 9 июльгә кадәр Татарстанда "Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактик операциясе бара. Ул миграция законнарын бозып, чит ил гражданнарын сәүдә өлкәсендә җәмәгать туклануы тармагында, базарларда, төзелештә, төрле оешмаларда хезмәткә тартуга юл куймауны үз эченә ала. Бу максаттан һәр урында рейдлар оештырыла. Операция барышында Татарстан буенча федераль миграция хезмәткәрләре тарафыннан чит ил гражданнары була торган 900гә якын урын тикшерелгән, нәтиҗәдә 130 эш бирүченең чит ил гражданнары хезмәтеннән легаль булмаган рәвештә куллануы, аларда барлыгы 650дән артык чит ил гражданнары эшләве билгеләнгән. 800 миграцион закон бозу фактлары ачыкланган. Республика судлары карары белән чит ил гражданнарын Россия Федерациясе территориясеннән чыгарып җибәрү турында 49 административ карар кабул ителгән. Ә административ штрафлар 1800 мең сумлап салынган.

Безнең район буенча исә "Легаль булмаган мигрант" операциясе барышында миграция законын бозу белән бәйле рәвештә 70 беркетмә төзелгән . Шуларның 60ы закон таләбен үтәмәгән чит ил гражданнарына карата эшләнгән. 5 эш бирүче чит ил гражданнары хезмәтеннән законсыз файдаланган өчен җавапка тартыла. Ә ике Үзбәкстан кешесенә суд аша илдән чыгарып җибәрелү карары чыгарылды, ди район миграция хезмәте башлыгы Галина Усманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: