Зәй офыклары

Максатчан файдалану – төп шарт

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "РФ субъектлары хезмәт базарындагы киеренкелекне йомшартуга юнәлтелгән, өстәмә чаралар турында" 1089нчы һәм ТР Министрлар Кабинетының 131нче карарлары нигезендә эшсезләрне яңа эш урыны белән тәэмин итү максатында дәүләт ярдәме карала, ягъни мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезгә үз бизнесын ачып җибәрү өчен 58800 сум компенсация бирелә. Үзмәшгульлек өчен компенсация...

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "РФ субъектлары хезмәт базарындагы киеренкелекне йомшартуга юнәлтелгән, өстәмә чаралар турында" 1089нчы һәм ТР Министрлар Кабинетының 131нче карарлары нигезендә эшсезләрне яңа эш урыны белән тәэмин итү максатында дәүләт ярдәме карала, ягъни мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезгә үз бизнесын ачып җибәрү өчен 58800 сум компенсация бирелә.

Үзмәшгульлек өчен компенсация алуның билгеле бер тәртибе бар. Компенсация кире кайтарылмый торган итеп бирелә, тик закон эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләрдән бюджет акчасының максатчан куллануын дәлилләүче хисап документлары булуны таләп итә. Иң башта эшсез статусын алу кирәк. Аннан соң язма рәвештә үз эшеңне ачу нияте турында белдерү сорала һәм бу эшнең рентабельле, тотрыклы керем чыганагы булуын дәлилләүче бизнес-планны яклау таләп ителә. Компенсация бирелүче затларга субсидиянең нинди максатларда тотылуы турында 14 ай эчендә хисап бирү шарты куела. Мәшгульлек үзәге һәм башкарма комитет хезмәткәрләреннән торган комиссия алдында бизнес-планны яклагач, эшсез салым инспекциясендә шәхси эшмәкәр яки фермер буларак теркәлергә тиеш. Законда учредитель сыйфатында юридик зат булып теркәлү мөмкинлеге дә карала. Үзмәшгульлек өчен дәүләт ярдәме алганда, эшсезнең шәхсән үз исеменә эш ачуы һәм бизнес-планда каралган чыгымнарның 5 процентын үз хисабыннан күтәрүе шарт итеп куела. Салым органнарында теркәлгән эшмәкәр банкта ачылган исәп-хисап счетына иң башта үзенең 5 процентын кертә, аннан соң әлеге счетка дәүләттән 58800 сум компенсация акчасы күчерелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшмәкәр үз эшен ачкач яңадан да өстәмә эш урыннары булдырып, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезне үзенә хезмәткә алса, һәр яңа эш урыны тудырган өчен аңа 58800 сум күләмендә өстәмә компенсация бирелә. Өстәмә эш урыннары булдыру закон белән чикләнми. Бюджет акчасын алган эшмәкәр даими төстә мәшгульлек үзәгенә акчаларның нинди максатта кулланылуы турында хисап биреп торырга тиеш. Монда закон беренче өч ай эчендә компенсация акчасының бизнес-план нигезендә үзмәшгульлек өчен кирәкле җиһазлар, терлек, төрле чимал, хезмәт хакы, салым түләү һ.б.га тотылуын раслаучы документлар булуны күз уңында тота. Чөнки компенсация акчасы өч ай эчендә эш өчен тотылып бетәргә тиеш. Ә аннан соң 14 ай эчендә эшмәкәр мәшгульлек үзәгенә квартал саен үзенең чыгымнары турында гына хисап биреп тора (хезмәт хакы, салым түләүләре һ.б.). 2009 елдан алып районда үзмәшгульлек өчен 947 эшсезгә компенсация бирелгән. Әлбәттә, бу - уңай күренеш, әмма шунысы бар, прокуратура кайбер гражданнарның дәүләт ярдәменнән явыз нияттә файдалану, компенсацияләрнең максатчан кулланылмау очракларын ачыклады. Шәһәр прокуратурасы белән мәшгульлек үзәге берлектә алып барган тикшерүләрдә 100дән артык кешенең тиешле документларын биреп бетермәвен ачыклады. Һәм аны тиз арада тапшыру кирәклеге хакында кисәтү ясалды. Кызганычка каршы, кисәтү ясалгач та документларны тапшырмаучы затлар бар. Закон буенча мәшгульлек үзәге мондыйлардан суд аша компенсация акчасын кире кайтарып алырга хокуклы. Өстәвенә, тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен штраф та салыначак. Бүгенге көнгә шәһәр судына шундый 6 эш җибәрелгән, берсе инде каралып, мәшгульлек үзәге файдасына канәгатьләндерелгән. Тагын 10 эш суд каравына әзерләнә.

Моннан тыш, шәһәр прокуратурасы алдау юлы белән бюджет акчасын алып, аны башка шәхси максатларда кулланучыларны мошенниклык өчен җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләсен дә карый.

Л. Рәхмәтуллин,

шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: