Зәй офыклары

Металл караклары тоткарланган

Әлмәт районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре «Татнефть-Охрана» ҖЧШ белән берлектә металл кабул итү пунктында УАЗ автомашинасында җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең участок башлыгы, мастер һәм монтажлаучыны металл тапшырган вакытта тоткарлыйлар. Алар 20 кг. А-95, АС-70 маркалы алюмин үткәргечне «Татнефть» җәмгыяте бүлекчәсеннән урлап сатуда шикләнелә. Әлеге подрядчы оешма килешү нигезендә капиталь тцзеклщндеръ эшлщрен...

Әлмәт районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре «Татнефть-Охрана» ҖЧШ белән берлектә металл кабул итү пунктында УАЗ автомашинасында җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең участок башлыгы, мастер һәм монтажлаучыны металл тапшырган вакытта тоткарлыйлар. Алар 20 кг. А-95, АС-70 маркалы алюмин үткәргечне «Татнефть» җәмгыяте бүлекчәсеннән урлап сатуда шикләнелә. Әлеге подрядчы оешма килешү нигезендә капиталь тцзеклщндеръ эшлщрен башкаруга алынган булла. Апрель азагыннан алып әлеге оешма хезмәткәрләре «Әлмәтнефть» нефть һәм газ табу идарәсенә караган Зәй районы Урсай авыл җирлеге территориясендәге № 125-11 фидерда эшли торган була. Тикшерү барышы урланган алюминийның нәкъ менә әлеге идарәнеке булуын ачыклады, өстәвенә әлеге кешеләр алданрак та металл кабул итү пунктына 54 кг. металл тапшырган булган. Гомумән исә урланган җиһазлар 75 кг. ны тәшкил итеп, китерелгән зыян 11219 сум. Хәзер хокук бозучыларга китерелгән зыянны кире кайтару, эш урыныннан мәхрүм ителү,җинаять җаваплылыгына тартылу яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: